Торт 🍰пешерергә яратучы буларак, кафе-рестораннарда тәкъдим ителгән берәр десертны авыз итми калмыйм.
👍нык тәмле була ул
🥕Кишер пирогы (торт дисәңдә була)🥮
Рецепт ошаса🌹
Саклап куегыз📌
Кирәк:
Йомырка – 2 шт.(яйца)
Шикәр комы – 150 г(сахар)
Көнбагыш мае – 100 мл(подсолнечное масло)
Әчтерхан чикләвеге – 200 г(грец.орех)
Кишер – 200 г(морковь)
Көпшәкләндергеч – 2 чәй калагы(разрых.)
Он – 350 г(мука)
Крем өчен ⤵️
Куе сгущенка – 1 банка
Сөтөсте – 200 г(сметана)
Әзерлибез:
💟Йомырка белән шикәр комын 2 минут туглыйбыз. Көнбагыш мае өстәп, тагын туглыйбыз.
💟Әчтерхан чикләвеге , кишер салып болгатабыз.
💟Иң соңгы итеп бергә кушылган он белән көпшәкләндергеч салып, әкрен генә болгатабыз. Камыр күпергәнлеген югалтмасын.
💟Әзер камырны формага салып, 180 градуска кадәр җылытылган духовкага 50 минутка куябыз
💟30 минут духовканы ачмыйбыз
💟Крем өчен барлык ингредиентларны кушып, миксер белән 2 мин туглыйбыз.
💟Пирог (торт) җыябыз. 💟Эчлеккә, крем өстенә, консервланган персик тезәргә мөмкин.
🥰👍Чәйләрегез тәмле булсын!