«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин безгә фәрештәләргә хас башка сыйфатлар хакында да сөйләде.
– Хәзрәт, алар намаз да укыймы?
– Фәрештәләр – Аллаһның мәхлуклары. Адәм балалары кебек, ризыкка, суга, йоклауга, ял итүгә һәм башкаларга ихтыяҗлары юк. Шул ук вакытта ирекле дә түгелләр. Безнең, алардан аермалы буларак, сайлау мөмкинлегебез бар. Яхшы гамәл кыласыңмы, начарынмы – ул синең ихтыярыңда. Фәрештәләр исә Аллаһ әмерен генә үтиләр.
Гел намаз укыйлар, Аллаһка зекерләр әйтәләр. Әмма, ничек кенә гөнаһсыз булсалар да, җәннәткә кермиләр, чөнки Аллаһ аларны безнең кебек сынамый. Без кешеләр исә сыналабыз, аларны ничек үтүебезгә карап, кемдер җәннәткә эләгә, кемдер – җәһәннәмгә.
– Фәрештәләрнең нинди кыяфәттә булалары билгелеме?
– Коръәндә, аларның канатлары бар, диелә. Ә ничә канатлы булулары турында төгәл генә белмибез. Нурдан яралганга, күренмиләр. Әкиятләрдә сурәтләнгәнчә дә түгелләр.
Җеннәр кебек, фәрештәләр, Аллаһ әмере белән, кеше кыяфәтенә дә керә алалар. Үзләре бик зур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Җәбраил фәрештәне күргәч куркып куйган: аның аягы җирдә, башы күктә булган. Моңа өстәп алар көчле дә, кыямәт көнендә җәһәннәмне өстерәп алып килерләр, диелә. Аллаһы Тәгаләнең тәхетен күтәреп йөрүче аерым фәрештәләрнең барлыгын беләбез.
Фәкать намаз гына укып, дога кылып кына торучы фәрештәләр дә була. Гомумән, алар бик күп. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Кәгъбәтулла өстендә күктә шундый ук тагын бер Кәгъбәтулла бар. Анда көн саен 70 мең фәрештә тәваф кыла, ягъни Кәгъбә тирәли әйләнеп йөри. Бер тәваф кылган фәрештә анда кире әйләнеп кайтмый” ди. Җир йөзе яралтылганнан бирле һәр көнне шуның кадәр фәрештә тәваф кыла икән, димәк, аларның саны исәпләп бетергесез дигән сүз.
– Коръән укылган урыннарны эзләп йөриләр, дидегез. Аны үзләре дә укыймы?
– Фәкать тыңлыйлар гына. Бик теләп һәм яратып тыңлыйлар. Намазны да иренеп түгел, чын күңелдән, ләззәтен тоеп укыйлар.
– Күзгә күренмәсәләр дә, аларга ышанырга тиешбезме?
– Мөселман кешесе фәрештәләрнең барлыгына ышанырга тиеш, чөнки ул – иман шартларының берсе.
– Кешенең яхшы һәм начар гамәлләрен язып баручы фәрештәләр барысын да онытмыйча теркәп барамы?
– Яхшы гамәлләр шунда ук язылып куела. Начар гамәлдән соң тәүбә иткәнеңне көтеп тора. Алардан яшеренеп тә, качып та булмый. Бу фәрештәләр гел уяу, йокламыйлар да, арымыйлар да.