Кеше китте диеп хушлашмагыз, Очрашырбыз әле тегендә.
Очрашырбыз әле тегендә.
Я тәмугта, я эләгеп булса,
Оҗмахларның җиде күгендә.
Кеше килә - китә, бар да гади,
Барыбыз да шунда барасы.
Җиргә гомерлеккә килгән сыман
Кыланма син адәм баласы...
Кеше белмәс диеп алданмагыз,
Кеше белми, Ходай беләчәк.
Өстән генә түгел, һәр гамәлне,
Һәрбер уйны эчтән күрәчәк.
Җитми диеп артык тырышмагыз
Җитәчәк бит ике кочак җир.
Саранланма, артык булганнарын
Мохтаҗларга бүлеп алып бир.
Ә башкалар диеп акланмагыз,
Һәркем җирдә үзе җаваплы.
Кешеләргә күрсәтим дип түгел,
Үзең өчен эшлә савапны.
Җир гаделсез диеп борчылмагыз
Бар да гадел, һәркем үләчәк.
Түрәме син, баймы, хәерчеме,
Ходай барсын җиргә күмәчәк.
Кем булышыр диеп теләнмәгез,
Дус-танышлар бар да калачак.
Иномарка машинада түгел,
Анда һәркем җәяү барачак.
Мин яшь әле диеп, шатланмагыз,
Бәлки булмас та ул иртәгә.
Матур сүзлэреңне әйтеп кал син,
Балаларга, дуска, иркәңә.
Үлем җиткән кебек яшәү кирәк,
Рәнҗетмичә җирдә беркемне.
Яшәү язсын, ләкин көтмәгәндә
Китәчәкбез бердәнбер көнне.
Үләсе бар диеп, уфтанмагыз
Шатланыгыз, озатып калсалар.
Үлгәчтен дә сине дога укып
Елый - елый искә алсалар...
Ләйлә Дәүләтова