Йокы әдәпләре: Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмә
– Йокларга без ничек әзерләнергә тиеш?
– Йоклар алдыннан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтләреннән булган “Аятел-көрси”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен өчәр тапкыр укып, тәнеңне сыпыру күркәм гамәл санала. Аерым догасы да бар: “Бисмилләһи әмүтү үә әхйә” (Әй, Аллаһ! Синең исемең белән үләм, синең исемең белән уянам). Тәһарәт алып уң якка яту шулай ук сөннәт санала.
– Ни өчен йоклаганда аяклар кыйбла ягына карарга тиеш түгел?
– Бердән, хәнәфи мәзхәбе буенча ул әхлак нормаларына каршы килә. Икенчедән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм йөзен кыйбла тарафына куеп йоклаган. Һәм без мөселман кешеләре аның тормышын, гамәлләрен үзебезгә үрнәк итеп алырга тырышабыз. Галимнәрнең сүзләренә караганда, аякларны кыйблла ягына куеп яту Аллаһы Тәгаләнең Кәгъбәтулласына хөрмәтсезлек күрсәтү кебек килеп чыга.
– Куркыныч төш күргәндә нишләргә?
– Сул якка төкереп, өчәр тапкыр “Ббисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип әйтергә, аннары “Аятел-көрси” укып, “Лә иләһә иллә Ллаһү үәһдәһү лә шәрикә ләһү, ләһүл-мүлкү үә ләһүл-хәмдү үә һүә галә күлли шәйин кадир” (Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк һәм Ул бер Үзе генә, Аның тиңдәше юк. Аңа гына барча патшалык һәм Аңа гына барча мактау һәм Ул бар нәрсәгә кодрәтле) дип дога кылыгыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, начар төш күрсәгез, аны беркемгә дә сөйләмәгез, яхшы төш керсә, үзең ышанган якын кешеләреңә генә сөйләргә була, дип киңәш иткән.
– Ни өчен динебездә ахшам вакытында йоклау тыела?
– Без татарларда аны эңгер-меңгер вакыт диләр. Кояш баеган вакытта җеннәр һәм шайтаннар тарала, алар йоклап яткан кешегә зыян китерергә мөмкин. Шәригатебездә көндез йоклау тыелмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең өйлә намазыннан соң ятып алуы билгеле. Галимнәр әйтүенчә дә. унбиш-егерме минут черем итеп алу организмны ял иттерә.
– Җен-шайтаннар үзләре йоклыймы соң?
– Алар да адәм балалары кебек мәхлукатлар. Ашыйлар да, эчәләр дә, йоклыйлар да, үрчиләр дә. Бердәнбер аерма – алар күзгә күренмиләр, ә алар безне күрә.
– Мунчада йокларга ярамый, диләр. Ни өчен?
– Мунча, бәдрәф – җеннәр оясы. Анда озак торырга да, йокларга да ярамый, югыйсә җен тияргә мөмкин. Динебез буенча мунчада парланып утырганда тулысынча чишенмичә, гаурәтне каплап юынырга кирәк, үзең генә юынган вакытта да шулай. Зиратта йокларга ярамавын да өстәп әйтергә кирәк.
– Җәннәттәгеләр йоклаячакмы?
– Оҗмахта йоклау да, йоклыйсы килү дә, ару-талчыгу да, авыру-сырхаулау да, күңел тынычсызлыгы да булмаячак.
– Иртән уянгач укыла торган дога белән дә таныштырсагыз иде, хәзрәт.
– Иртә белән уянып күзне ачкач та, «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип, түбәндәге дога укыла: «Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр» (Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр).