Бик тә мәгънәле дога: Коръән тәмамлаганнан соң укыла
(Коръән укуны тәмамлагач багышларга яраткан догаларымның берсе)
"Аллаһүммә нәүвир кулүбәнә бихүрмәтил-Күръән
Үә йәссир гүмүранә бибәракәтил-Күръән
Үә-шрах сүдүранә битиләвәтил-Күръән
Үә-гъфир зүнүбәнә бигыйнәйәтил-Күръән
Үә хәүвил ләнә сәкәратил-мәүти бишәрафил-Күръән
Үә сәккыйл мийзәнәнә бигәзамитил-Күръән
Иннәкә әнтәл-Ханнәнәл-Мәннән
Йә зәл-җәләли вәл-икрам
Бирахмәтикә йә-әрхәмүр-рахимийн!"
Тәрҗемәсе:
"Ий Аллаһым! Безнең күңелләребезне шушы укылган Коръән хөрмәтеннән нурландыр!
Шулай ук шушы укылган Коръән бәракәте белән тормышымны нурландыр!
Шулай ук шушы укылган Коръән белән күңелемне Сиңа карата ачып җибәр!
Шулай ук шушы укылган Коръән байлыгы аша гөнаһаларымны кичер!
Шулай ук шушы укылган Коръән дәрәҗәсе аша үлем ачысын безгә җиңеләйт!
Шулай ук шушы укылган Коръән бөеклеге белән Кыямәттә булган мизанның изге ягын авыр булдыр!
Чынбарлыкта Син ий Аллаһым кеше хәленә Төшенүчән һәм Мәрхәмәтле! Ий бөек дәрәҗә һәм хөрмәт иясе!"
Хәбир хәзрәт Ханов