Өйдә бәрәкәт булсын өчен нишләргә?
“Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән шул хакта сөйләштек.
– Хәзрәт, тормышның гына түгел, акчаның да, вакытның да бәрәкәте бардыр?
– Бәрәкәт тормыштагы бөтен нәрсәгә дә кагыла, шул исәптән акачага да, вакытка да. Вакытның бәрәкәте кыска вакыт эчендә бик күп эш эшәп калуны аңлата. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә акчага бәрәкәт иңдерсә, аз күләмдәге акча бик күп әйберләр сатып алырга җитәчәк.
– Бәрәкәтне ничек булдырырга соң?
– Бәрәкәт иңүнең төп шарты – биргән нигъмәтләре өчен Аллаһка шөкер итеп яшәү. Бу күңелең белән генә түгел, телең һәм гамәлләрең белән дә Аллаһны мактау һәм Аңа рәхмәтле булу дигән сүз. Коръәннең “Ибраһим” сүрәсендә: “Сезнең Раббыгыз вәгъдә итеп әйтте, әгәр дә сез шөкер итсәгез, нигъмәтләремне сезгә тагын да арттырам”, – диелә. Ашаган һәм эчкән вакытта “әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһыга мактау булсын” дип әйтү тел белән шөкер итү була һәм шул сәбәпле ризыкка бәрәкәт иңә.
Бәрәкәт китерә торган икенче гамәл – байлыктан өлеш чыгару, мохтаҗларга булышу, сәдака бирү, зәкят түләү. Бу гамәлләр байлыкның артуына сәбәп булып тора.
Аллаһ Тәгалә бу хакта “Сәбә” сүрәсенең 39нчы аятендә әйтә: “Сез нәрсәне генә сарыф итсәгез дә, Аллаһы аны сезгә кире кайтара”. Башка бер аятьтә: “Аллаһ риба юлы белән кәсеп кылынган байлыкны юкка чыгара, ә сәдакаларны арттыра” (“Бәкара сүрәсе”, 276нче аять) диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә искәрткәнчә, сәдака бирүдән байлык кимеми.
Икенче бер көдси хәдистә Аллаһ Тәгалә кешеләргә мөрәҗәгать итеп: “Әй, адәм баласы, байлыгыңны сарыф ит һәм мин синең байлыгыңны артырырмын”, – диде. Кояш чыкканда һәм кояш баеган вакытта ике фәрештә җиргә иңә һәм алар, әй Аллаһ, байлыгын сарыф итүчегә малын арттырып кайтар, ә байлыгын бирмәгән саран кешеләрнең акчасын юкка чыгар, дип дога кылалар икән.
– Диндә бәрәкәтле урын дигән нәрсә бармы?
– Хәдисләрдә килгәнчә, кайбер урыннар һәм вакытлар чынлап та бәрәкәтле санала. Әйтик, хаҗ кылганда Гарәфәт үзәнендә дога кылу, Коръән укый торган һәм зикер-тәсбих әйтелгән урында утыру. Бәрәкәтле вакытка рамазан ае, төннең ахыргы өлеше, җомга көне, зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне керә. Бу вакытларда изге гамәлләр һәм дога кылу фазыйләтле.
Дилбәр Гарифуллина