– Күз тию аркасында бәрәкәт китә аламы?
– Бәрәкәтнең юкка чыгуы күз тиюгә бәйле түгел. Күз тию сәбәпле кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Ә бәрәкәтнең китүе күп очракта гөнаһлар кылу, биш вакыт намаз укымау, рамазан аенда ураза тотмау, хәрам ризыклар ашау, байлыктан зәкәт түләмәү һәм Аллаһка шөкер итмәү белән бәйле.
– Иртә торган кешегә, иртән эшләнгән эшләргә бәрәкәт иңә дигән сүзне ничек аңларга?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһка дога кылып: “Йа Аллаһ, өммәтемә көннең иртәнге ягын бәрәкәтле кыл”, – диде. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә эшләрен иртә башлаган кешеләргә бәрәкәт иңдерә. Сәхәбәләр арасында Сахр ибен Вәдәәгә әл-Гамиди исемле сәүдәгәр булган. Ул әлеге хәдис белән гамәл кылып, үзенең хезмәтчеләрен һәм сатучыларын иртән үк эшкә җибәргән. Шуның нәтиҗәсендә байлыгы артып, малын кая куярга белмәгән (Имам Әхмәт, Тирмизи хәдисләр җыентыгында).
– Өйдә бәрәкәт булсын өчен нишләргә?
– Күбрәк Коръән укырга, дога кылырга, зикер-тәсбихләр әйтергә һәм Аллаһка гыйбадәт кылып яшәргә кирәк. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: “Әгәр дә авыл һәм шәһәр халкы иман китерсәләр һәм тәкъва булсалар, Без аларга күктән һәм җирдән бәрәкәт ишекләрен ачачакбыз” (Әгъраф сүрәсе, 96нчы аять). Тәкъва булу – ул Аның әмерләрен үтәү һәм гөнаһлардан тыелу. Әгәр дә кеше биш вакыт намазын укымаса, хәрам ризык ашаса, аракы эчсә, ул йортка Аллаһ тынычлык та, бәрәкәт тә иңдерми. Җен-шайтаннар күп булып, анда Аллаһның ләгънәте төшә.
– Бәрәкәт иңсен өчен аның аерым догасы бармы?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Әллааһүммә бәәрик ләнәә фиимәә ракзәкотәнәә вә кыйнәә газәәбән-нәәр”, – дип дога кылуы билгеле (Имам ән-Нәвәвинең “Әзкәр” китабы).
(“Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җаваплары)