Пост канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» от 14.05.2026
⚜️ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: "Берәү берәр хәерле эшне башлап җибәрүче булса, аның савабын алыр һәм аннан соң ул эшне дәвам итүчеләрнең дә савапларын алыр. Әмма бу аларның савапларын да киметмәс".
☝ Берәүгә ашар алдыннан: "Бисмилләәһ" дияргә, ашаганнан соң: "Әлхәмдүлилләәһ" дип шөкер кылырга өйрәтсәң, аның гомер буе әйткәннәренең савабы сиңа да язылыр.
Тимергали хәзрәт Юлдашев