ДОГАЛЫ ЙОРТ
ДОГАЛЫ ЙОРТ
2 752 подписчиков · @doga_islam
К каналу →
❗«Намаз аша Аллаһның ризалыгына ирешеп була; намаз колны фәрештәләрнең сөюенә лаек итә; намаз – пәйгамбәрләрнең юлы; намаз – гыйлемнең нуры, иманның нигезе, доганың һәм игеле…
Читать далее →
6 473
Гомерлек савапка ирешү🤲 ⚜️ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: "Берәү берәр хәерле эшне башлап җибәрүче булса, аның савабын алыр һәм аннан соң ул эшне дә…
Читать далее →
6 442

Булат хәзрәт Мөбәрәков тәһлил, кендек, шәфәгать һәм ураза турында

Сорауларыбызга Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирә.

– Тәһлил багышлау турында аңлатып язсагыз иде. Аны ничек ниятләргә кирәк? Ничә тапкыр әйтергә?
– Тәһлил ул “Ләә иләәһә иллә Аллаһ”, ягъни “Аллаһтан башка гыйбадәт кылырлык бернинди дә иләһ юк” дигән сүз. Бездә татарларда аны мәет рухына багышлау нияте белән тәсбих тартып 99 тапкыр әйтү гадәте бар. Ахырда "Ләә иләәһә иллә Аллаһ Мөхәммәдүр расүлуллаһ" дип тәмамлап, савабын мәеткә багышлыйбыз.

– Баланың кисеп алынган кендеген Коръән китабында саклау дөресме?
– Кендекне Коръән эчендә сакларга кирәкми, ул күмелергә тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәннең “Та Һа” сүрәсенең 55 аятендә: “Без сезне туфрактан яралттык, үлемегездән соң янә аңа кайтарачакбыз, тагын бер мәртәбә кыямәт көнендә аңардан чыгарачакбыз», – ди. Шул рәвешле кешедән чыккан бөтен нәрсәне дә: чәчен, тырнагын, тешен җиргә кайтару – күмү хәерле.

– Җәннәткә кеше үзе белән бер кешене алып керә ала имеш. Аны кеше үзе хәл итәме? Әллә ул бер туганы, якыны булырга тиешме?
– Үз теләге белән бер кеше дә беркемне дә, хәтта үз-үзен дә җәннәткә кертә алмый. Фәкать Аллаһ Раббыбызның киң рәхмәте белән бер кеше икенче кеше өчен шәфәгатьче булырга мөмкин. Һәм җәннәткә керә торган кеше бу дөньядан иман әһеле булып китәргә тиеш. Юк икән, ул беркайчан да җәннәткә керә алмаячак.

– Рамазан ае үтсә дә сорыйм әле. Уразам кабул булдымы икән дип борчылам. Мин авыз ачу вакыты кергәч тә су эчеп куя идем. Танышларым радиодан башта азанны тыңлыйбыз, аннан авыз ачабыз, диләр.
– Уразаның дөрес булу шартлары бар. Шуның берсе – вакыты кергәч авыз ачу. Ифтар вакыты кергәч су эчеп куйгансыз икән, ул вакытта дөрес. Азан тыңлау исә хәерле гамәлләрдән санала.

– Ни өчен ипине, ризыкны иснәргә ярамый?
– Ризыктан хуш ис килә икән һәм аны Аллаһның нигъмәтенә шөкер итеп иснәп куясыз икән, аның гаебе юк. Ризыкның бозылганмы-юкмы икәнен белергә теләп иснәү дә тыелмый. Бернинди сәбәпсез иснәү дә гөнаһ түгел, әмма ризыкка карата әдәпсезлк санала. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм алай эшләмәгән. Һәм без аннан үрнәк алырга тиешбез.

– Иснәнгәндә авызыңны ябарга кирәк, чөнки эчтәге җен белән тыштагы җен сөйләшә, диләр. Бу уйлап чыгарылган гына сүз түгелме?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте буенча без авызны ачканда кул белән капларга тиешбез. Бу шулай ук этикет кагыйдәсе дә. Икенче яктан карасак, бөтен кешенең дә эчендә җен бар дип әйтә алмыйбыз. Булмагач, алар ничек сөйләшсен икән? Шул ук вакытта гомумән шайтан тәэсире булуын да инкарь итәргә кирәкми.

– Туасы балага кирәк-яракны алдан алып куймаска киңәш итәләр. Моңа динебез ничек карый?
– Моның бернинди дә зарары юк.

– Аерым көннәрдә чишмәдән су алырга кирәк, ул зәм-зәм суы була диләр. Ул кайсы көннәр?
– Динебездә аның турында ышанычлы мәгълүмат юк.

– Рәсемле, чәчәкле намазлыкта намаз укырга ярамый дигән сүз дөресме?
– Әгәр дә анда кеше яки тере җан ияләре рәсемнәре булса ярамый. Чәчәкле намазлыкта укырга мөмкин.

Дилбәр Гарифуллина
Җомга көнне Пәйгамбәребезгә салават сүзләрен әйтик❤️ “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мөхәммәд үә гәлә әли сәййидинәә Мөхәммәд” . “Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә…
Читать далее →
6 503
Бала авырганда нинди дога укырга? 🤲🏻🌿✨ Балалар чирләгәндә түбәндәге тәртиптә дога кылу киңәш ителә. Доганы тәһарәтле килеш уку яхшы. 1) ФАТИХА СҮРӘСЕ Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир…
Читать далее →
6 618
Другие главы канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 02.07.2026
Берьюлы укытучыбыз: “Кешегә авыр булганда янына килеп юатып була, әмма аның шатл…
👁 1 697 просмотров
Глава от 01.07.2026
Хаҗ гамәлләрендә бик күп фазыйләтләр бар, һәм аларның һәркайсында тирән хикмәт я…
👁 1 782 просмотров
Глава от 30.06.2026
– Коръәнне яттан өйрәнү сәләте билгеле бер кешеләргә генә бирелгәнме? Әллә теләг…
👁 2 023 просмотров
Глава от 29.06.2026
Пәйгамбәрнең өч догасы🤲 Кешедә булган күркәм холык - Аллаһының бер нигъмәте. Шу…
👁 2 158 просмотров
Глава от 28.06.2026
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: «Өйләрегездә Коръәнне мөмк…
👁 2 157 просмотров
Глава от 27.06.2026
Бала туу турында хәбәр ишетсәң, ни дияргә? اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ بَرًّا وَاَنْ…
👁 2 263 просмотров
Глава от 26.06.2026
Динебез этне бәйдә тотуга ничек карый? Кырмыска һәм башка җан ияләрен үтерергә я…
👁 2 317 просмотров
Глава от 26.06.2026
Җомга догасы🤲🏻 ✅Аллаһүммә фи йәүмил-җүмгә, Аллаһүммә лә тәдәг ләнә әмрән илля …
👁 2 218 просмотров
Глава от 25.06.2026
Күркәм дога үрнәге اَللّٰهُمَّ اهْدِنِي بِالْهُدَى وَنَقِّنِي بِالتَّقْوَى وَ…
👁 2 383 просмотров

Популярные посты канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»

РАББЫМ Рәхмәтемне дога итеп, Мин пышылдыйм күккә: Биргән кыйблаң, Тоткан кыйблам Тайпылмасын читкә. Раббым, Күңелдәге иман нуры Гел якт…
👁 8 212 просмотров
Әниләр догасы ❤️ Йә, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ах…
👁 8 048 просмотров
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән җәннәт һәм аның нигъмәтләре турында сөйләштек. –    Хәзрәт, кызганычка, кайберәүләр җәннәт турында әкият у…
👁 8 045 просмотров
ҮЗ ХӘЛЕҢНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН НИНДИ ДОГА КЫЛЫП БУЛА? Ә иң яхшысы күңелләрне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итә торган догадан башлау бул…
👁 8 041 просмотров
Коръән хакы “Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев белән Коръән уку фазыйләтләре һәм аның хаклары турында сөйләшәбез. – Хәзрәт, …
👁 7 990 просмотров
سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ أَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلا أَنْتَ أَسْتَغْفِرُكَ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ Сүбхәнәкә Аллаһүммә вә бихәмдикә,…
👁 7 956 просмотров
Әти-әниеңә дога кыласыңмы? (Нинди дога укырга?) Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-ән…
👁 7 940 просмотров
Гомер буе “җитәкләп” йөри торган догалар бар Кайбер догаларны без кечкенәдән өйрәнеп үсәбез, кайберләрен тормыш көткәндә, төрл…
👁 7 895 просмотров
❗«Намаз аша Аллаһның ризалыгына ирешеп була; намаз колны фәрештәләрнең сөюенә лаек итә; намаз – пәйгамбәрләрнең юлы; намаз – гыйлемнең…
👁 7 806 просмотров
“Ни өчен күңел төшенкелегенә бирелгән кеше турында шайтан котыртуына бирелгән диләр?” Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбае…
👁 7 758 просмотров
– Урамда хәер сорашучылар очраштыргалый. Алар аңа мохтаҗ булмаса, сәдакаң хәердән китәме? – Без хәер сорашучының чын хәлен белмибез, бәлки …
👁 7 605 просмотров
Әниләр догасы🤲 Нәзирә Гыйззәтуллина видеосы
👁 7 597 просмотров
Күңел тынычлыгын югалтканда укыла торган дога Пәйгамбәребез бу доганы күп укый торган: “Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни ү…
👁 7 566 просмотров
Имештер, биек чардуган куйдырсаң, кабердән кубарылганда шуннан чыга алмыйлар, ди. Шуңа тәбәнәк чардуган куярга киңәш итәләр. Дин әһеленең фи…
👁 7 475 просмотров
Коръән укылганнан соң, дога кылу үрнәге   Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә …
👁 7 424 просмотров
Намазга кагылышлы сорауларга "Ак мәчет "Зәйнәб" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә. – «Җәмәгать намазы ялгыз укудан егерм…
👁 7 133 просмотров
- Бер туганның икенчесе алдында нинди хаклары бар? – Алар – дүртәү. Аның беренчесе – сәламләшү. Телефоннан сәлам җибәрү, хәл белешү өчен бер…
👁 6 957 просмотров
⚜️ Ибне Габбас радыяллаһу ганһедән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый сүзләре риваять ителә: "Әгәр  тынычсызлык һәм сагыш …
👁 6 877 просмотров
«Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?» (Әр - Рагъд сүрәсе, 13:28)
👁 6 705 просмотров
🕊 لَو لَمْ يَرَكَ النَّاسُ، فَاللهُ يَرَاكَ..... 🕊 Кешеләр күрмәсә дә – Раббың күрә.... Бер җылы сүз… Бер ихлас дога… Бер гафу итү… Боларны…
👁 6 661 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки
Яркие открытки к 1 Мая, Первомаю и другим праздникам. Скачивай и делись поздравлениями с близкими. У нас — только праздничные картинки и тёплые пожелания, чтобы каждый де…
👥 354 516 · +2 956/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 290 107 · +1 732/7д
@mari_llokel
Марьяна Локель
Хей! Это Марьяна Локель! Добро пожаловать в мой официальный канал в MAX! Здесь ты найдешь личные новости, закулисье моей жизни, общение с подписчиками и эксклюзивный ко…
👥 266 136 · +5 327/7д
@public217238185
Zлой Пруф
Никого не жалко, никого! Zлой Пруф — это бомба политической сатиры и разоблачений. Здесь высмеивают абсурд российской реальности, вскрывают неудобные факты и постят мемы,…
👥 266 001 · +3 441/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Авторский канал Никиты Шульгина. Здесь личный взгляд на жизнь, юмор, события и мысли без цензуры. Контент для тех, кто ценит искренность и живую подачу. Подписывайся, что…
👥 250 809 · +6 895/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Авторский канал Сони Сафаровой — личное пространство, где делюсь мыслями, инсайтами и повседневными историями. Подписывайся, чтобы увидеть жизнь без фильтров, получить мо…
👥 227 213 · +5 079/7д
🏷 Темы и теги
#семейные ценности #воспитание детей #духовное развитие #домашний очаг #традиции #Разное
📋 О канале ДОГАЛЫ ЙОРТ
Догалы йорт — уютный уголок для тех, кто ценит семейные ценности и традиции. Здесь вы найдете вдохновение для воспитания детей, советы по созданию домашнего очага и духовному развитию. Присоединяйтесь к сообществу, где каждый день наполнен теплом и мудростью.
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 10,421,032 постам из 201,336 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.