❗Мөхәррам аенда тотылган нәфел уразаның савабы зуррак Һиҗри календарь буенча 1448 елга керәбез.
Һиҗри календарь буенча 1448 елга керәбез. Мөселман календареның беренче ае – мөхәррам ае. Бу айның фазыйләтләре турында безгә “Рауза” мәчетенең икенче имамы Мөхәммәд хәзрәт Бикбаев сөйләде.
– Хәзрәт, ни өчен мөхәррам ае турында сугыш хәрам кылынган ай диләр?
– Коръән Кәримнең “Тәүбә” сүрәсендә Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә: “Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге язуында – унике. Шуларның дүртесен харам кылдым”, – ди. Харам айларга зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррам һәм раҗәб айлары керә. Харам ул – тыелган дигән сүз. Һәм бу айларда сугышлар да тыелган. Гарәп кабиләләре моңа аеруча игътибар биреп, сугышуны зур гөнаһ дип санаганнар. Зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррам айлары рәттән киләләр. Озак вакыт сугышсыз яша алмагач, гарәпләр мөхәррам аен хәтта сәфәр аена күчерә торган булганнар. Сугышлар алып бару өчен изге айларны күчерүдән яки кичектерүдән гыйбарәт булган бу система нәсия дип атала.
Аның турында Аллаһы Тәгалә шул ук “Тәүбә” сүрәсенең 37 нче аятендә: “Мөшрикләр тарафыннан уйлап чыгарылган һәм харам айларның харамлыгын башка бер айга күчерү – көферлекне арттыру, ул кяфер булган кешеләр аның белән тагын да ныграк адашалар”, – дип әйтә. Айларның урыннары үзгәреп беткәч, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хаҗ кылганда: “Бу кайсы ай?” – дип сорый. “Зөлхиҗҗә ае” дип әйткәч, шуннан бирле айлар тәртипкә китерелә.
– Димәк, сугыш өчен айларны күчерү гөнаһ?
– Әйе, Аллаһ аны тыйган.
– Харам айлары тыелу айлары булгач, бу дүрт айда эшләнгән гөнаһлар да арттырылып языламы?
– Мөселман кешесе шушы дүрт ай кергәч, үзенең гамәлләрендә тагын да игътибарлырак булган. Изге гамәлләрен арттырган, гөнаһлардан тыелырга тырышкан, чөнки бу айларда кылынган гөнаһлар арттырылып языла.
– Мөхәррам ае башка айлардан тагын нәрсәсе белән аерылып тора?
– Бердән, мөхәррам ае елның иң беренче ае. Икенчедән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул мөхәррам ае”, – дигән (Мөслим). Ягъи мөхәррам аенда тотылган нәфел уразаның савабы да зуррак була.
– Мөхәррам аенда Гашурә көне дә бар. Бу көннең фазыйләте турында да сөйләсәгез иде.
– “Гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә, бу көн мөхәррам аеның унынчы көнендә килә. Аның турында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең аерым хәдисе бар: “Гашура көнендә ураза тотсаң, бер еллык гөнаһларың ярлыкана”. Элек сәләфләр шушы көнгә аеруча игътибар биреп, сәфәрдә булсалар да, Гашура уразасын калдырмаганнар. Шулай ук бу көнне Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Риватьләрдә килгәнчә, башка пәйгамбәрләргә бәйле башка бик күп кенә вакыйгалар да шушы көнгә туры килә, әйтик, Адәм галәйһиссәламнең тәүбәсе кабул булган.
– Уразаны шул Гашура көнендә генә тотасымы?
– Өстәп бер көн алдан, ягъни мөхәррам аеның 9 нчы һәм 10 нчы яки бер көн аннан соң – 10 нчы һәм 11 нче көннәрне дә ураза тоту сөннәт булып тора. Кайбер риваятьләрдә “Гашура көнне кеше гаиләсенә юмартлык күрсәтсә, Аллаһы Тәгалә аның үзенә дә ел дәвамында юмарт булыр” диелә. Аллаһы Тәгалә безгә дә шушы көннәрне гыйбадәттә, итагатьлектә үткәрергә насыйп итсен.
– Хәзрәт, сәләфләр дидегез. Алар кемнәр?
– Сәләфләр – мөселманнарның беренче өч буыны. Башта сәхабәләр, аннары тәбигыйннәр һәм тәбге-тәбигыйннәр. Шушы өч буынга сәләфләр диелә.
Дилбәр Гарифуллина