Хаҗга кагылышлы сорауларыбызга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин җавап бирә.
– Хәзрәт, Мәккәдәге “Хәрам” мәчетендә укылган бер намаз 100 мең намазга тиң, диләр. Ул казага калган намазларны каплыймы?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә: “Хәрам” мәчетендә укылган бер намаз башка җирдәге 100 мең намазга тиң”, – дип килә. Һәм моны савабы күбәя дип аңларга кирәк, ул каза намазларны капламый. Аларын аерым каза кылып укыйсы була.
– Хаҗда җеннәр дә күбрәк, диләр. Изге җирдә дә бармыни алар?
– Мәккә иң изге шәһәрләрнең берсе булса да, бу дөнья сынау урыны булып кала. Җеннәр анда да бар, ләкин изге урында шайтанның йогынтысы көчсезрәк, чөнки кешеләр анда гел гыйбадәттә. Зекер күп кылынган, Коръән даими укылган җир шайтан өчен “авыр мохит” булып тора.
– Соңгы елларда хаҗга хатын-кызлар мәхрәмсез генә йөри башлады кебек?
– Хәнәфи мәзһәбе буенча хатын-кызның мәхрәме булырга тиеш, ул ире, әтисе яки абыйсы булырга мөмкин. Ләкин хәзерге заманда кайбер галимнәр фикеренчә, иминлек булса, ышанычлы төркем белән барса, рөхсәт ителергә мөмкин. Иң саваплысы – мәхрәм белән бару.
– Зәм-зәм суын эчү әдәпләре турында да сөйләгез әле.
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Зәм-зәм – нинди ният белән эчелсә, шуннан файдалы” дигән. Ул бик бәрәкәтле су, шифа, рухи көч бирә. Зәм-зәм суын кыйбла ягына карап басып, бисмилләһ дип, теләкләреңне әйтеп эчәргә кирәк. Ахырда әлхәмделилләһ дияргә.
– Кара ташка кагылган кешенең гөнаһлары юыламы?
– Ислам традициясендә Кара ташка (әл-Хәҗәр әл-Әсвәдкә) кагылу зур рухи мәгънәгә ия. Бу гамәл гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булырга мөмкин, ләкин моның үз шартлары бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә бу гамәлнең фазыйләте турында болай диелә: «Чынлыкта, бу икесенә (Кара ташка һәм Рөкен әл-Йәмәнигә) кагылу гөнаһларны бөтенләй юып төшерә» (Тирмизи, 959). Шулай ук кыямәт көнендә кара ташның аны ихлас иман белән үпкән яки аңа кагылган кешеләр өчен таныклык бирәчәге турында риваятьләр бар. Шул ук вакытта гөнаһлар кичерелү мәсьәләсендә галимнәр берничә мөһим нәрсәне истә тота.
Беренчесе – гөнаһ төрләре. Галимнәрнең күпчелеге фикеренчә, мондый гыйбадәтләр, хаҗ кебек үк, кече гөнаһларны гына юа. Зур гөнаһлар өчен исә ихлас тәүбә кирәк. Тәүбә ул – кылган эшең өчен үкенү, аны туктату һәм кабатламаска ният итү. Икенчесе – кеше хаклары. Гөнаһ башка кешенең хакына кагылса, мәсәлән, бурычны кайтармасаң, урлашсаң яки рәнҗетсәң, алар ташка кагылу белән генә гафу ителми. Бу очракта хакны кайтарырга яки шул кешенең үзеннән ризалык алырга кирәк.
Өченчесе – гыйбадәтнең мәгънәсе. Ташка кагылу магик көчкә ия булуны аңлатмый. Хәзрәти Гомәр радыяллаһу ганһе: «Мин беләм, син – файда да, зыян да китерә алмаган таш кына. Әгәр Аллаһ Илчесенең сине үпкәнен күрмәгән булсам, мин сине һич кайчан үпмәс идем», – дигән. Чынлыкта бу – Аллаһка буйсыну һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә иярү билгесе.
Дәвамы бар.
Дилбәр Гарифуллина
Догалы йорт макста