ДОГАЛЫ ЙОРТ
ДОГАЛЫ ЙОРТ
3 059 подписчиков · @doga_islam
К каналу →
- Мәчеттә укылган өйлә яки икенде намазы шуңа керәме? – Мәчеткә кергәнсең икән, анда мәчет намазы укып чыгу сөннәт. Сез кергәндә, әйтик, өйлә намазы җиткән икән, шуны укыйсыз, бу ш…
Читать далее →
871
Реклама
Йәгез, бер дога 🤲 “Аллааһүммә рахмәтәкә әрҗүү фәләә тәкилнии иләә нәфсии тарфәтә гайнин вә әсълих лии шә’нии күлләһү ләә иләәһә иллә әнтә. Йәә хәййү йәә каййүүмү бирахмәтикә әстәг…
Читать далее →
5 539

– Мөселман кешесенә ЭКО ясату, суррогат әни хезмәтеннән файдалану рөхсәт ителәме?

– Мөселман кешесенә ЭКО ясату, суррогат әни хезмәтеннән файдалану рөхсәт ителәме?
– Диндә ЭКО рөхсәт ителә, икенчесе юк. 

– Баланың җенесен алдан белү гөнаһ түгелме?
– Гөнаһы юк. Әмма Аллаһтан хәерлесен сорагыз. Малай тусын иде яки кыз булсын дип теләргә кирәкми, чөнки син аның кайсы хәерле буласын белмисең.

– Ир яки кыз бала тусын дип махсус календарь буенча аерым көннәрдә балага узуга дин ничек карый?
– Ул нәрсә рөхсәт ителә ләкин, әйткәнемчә, Аллаһтан хәерлесен сорарга кирәк.

– Карында вакытта ук үлгән бала кыямәт көнендә әти-әнисенә шәфәгатьче була аламы?
– Кыямәт көнендә һәр пәйгамбәрнең үз сулыгы була һәм аларның эсселектән интеккән өммәте шунда су эчәргә килә. Карында үлгән сабый балалар әти-әниләрен шул сулыкта каршы ала. Иншалла, алар әти-әниләренә шәфәгатьче булачак. 

– Ул балаларга исем кушыламы һәм аларны җеназа укып күмәләрме?
– Безнең мәзхәб буенча, җеназа укылмый. Хөрмәт йөзеннән, аларны зиратка алып барып күмәләр. Әгәр дә туып, тавыш биреп өлгергән булса,  җеназа намазы укыла, аны исем биреп җирлиләр.

– Ике кыз бала үстергән әти-әни җәннәтле була, дигән хәдис дөресме?
– Пәйгамбәребез хәдисе ул. Өч кыз бала тәрбияләгән ата-ана җәннәтле булыр, ди ул. Бер сәхабә: «Ә икене тәрбияләсә?!» – дип сорагач: «Икене тәрбияләсә дә җәннәтле булыр», – ди. Баланы табу гына түгел, аны дин кушканча тәрбия биреп үстерүнең никадәр мөһим булуын күрсәтә бу хәдис. 

– Яңа туган баланы, күз тимәсен дип, кырык көн буе чит кешеләргә күрсәтмәү гадәте бар. Ике каш арасына иннек тә сөртеп куялар. Элек тә булганмы бу гадәтләр?
– Баланы күз тиюдән кырык көн генә түгел, гел сакларга кирәк. Кайбер сәхабәләр балаларының маңгаена күмер сылаган. Балага һәрдаим “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып өшкереп торыгыз.

– Бала имезү турында Коръәндә нәрсә әйтелә?
– Коръәндә: «Аналар балаларын тулы ике ел имезәләр», – диелә. Булдыра алганча, сөте булса, әлбәттә, әни кешегә ике яшькә кадәр имезергә киңәш ителә. 

– Исламда тәһник дигән дини йола бар икән, шуның турында сөйләгез әле.
– Яңа туган сабыйга әни кеше, ими каптырганчы, хөрмә бирә. Аның тышын салдырып, авызында чәйнәп каптыра. Бу сөннәт гамәл санала. 

– Кайберәүләр баланың беренче чәчен, тешен җыеп-саклап куялар. Ислам динендә бу хупланамы?
– Дин күзлегеннән чыгып караганда, алар сакланырга тиешле әйберләр түгел. Без аларны гадәттәгечә күмәргә яки яндырырга тиешбез. 

– Бала тугач та аның алданда әти-әнисенең иң тәүге бурычы нәрсә?
– Иң беренчесе – аңа хәерле исем кушу. Бездә, гадәттә, колагына азан әйтү дә, исем кушу да бер көндә була. Исем динебез рөхсәт иткәнчә булырга тиеш. Сайланган исем шәригатькә хилафлык китермәсен. Яшь әти-әниләргә исем сайлаганда мулла белән киңәшләшергә кирәк. Афина ише башка иләһкә табыну исемнәрен бирергә ярамый. Сөннәт буенча исемне җиденче көндә кушу хәерлерәк булып санала. Әмма мөмкинлек булмаса, әйтик, бала тудыру йортыннан соң чыгарсалар, исем кушуны кичектерергә дә мөмкин. Аннан соң җиденче көнгә баланың чәчен алу, шул чәч авырлыгында көмеш бәясеннән сәдака бирү, ир бала туса – ике, кыз бала туса, бер корбан чалып, гакыйка үткәрү сөннәт гамәлләрдән санала. Гакыйка корбанын соңрак чалырга да ярый. Әти-әнинең тагын бер бурычы – ир баланы сөннәткә утырту. 

– Баланы намазга кайчан бастырырга?
– Пәйгамбәребез намазны җиде яшьтән өйрәтергә куша. Аңа кадәр дә мөмкин, догаларны өйрәтә тора аласыз. Ата-ана алдында торган иң зур бурыч – балага дөрес тәрбия бирү, кечкенәдән күркәм әхлак сыйфатлары булдыру. Аларга хәерле тәрбия биреп, бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһның рәхмәтләренә ирешерлек итеп яшик. 

(Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән әңгәмәдән)
"Догалы йорт" календаре сатуда! Киләсе ел өчен намаз вакытлары, көн дә кирәкле догалар, хәзрәтләрдән үтемле вәгазьләр, дини сорауларга җаваплар - үзегезгә, бүләккә, сәдакага тараты…
Читать далее →
6 570
Онтымагыз: бүген Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күп итеп салаватлар әйтә торган көн: «АЛЛАҺУММӘ САЛЛИ ГАЛӘӘ СӘЙЙИДИНӘӘ МҮХӘММӘД. ВӘ ГАЛӘӘ ӘӘЛИ СӘЙЙИДИНӘ МҮХӘММӘД». …
Читать далее →
6 254
Другие главы канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 18.09.2026
Изге җомга көне мөбәрәк булсын 🤲 Кошлар да Аллаһны ничек матур итеп зикер итәләр…
👁 1 059 просмотров
Глава от 17.09.2026
Гошер сәдакасына нәрсәләр керә һәм ул кемнәргә бирелә? «Рәхмәтулла» мәчете има…
👁 3 426 просмотров
Глава от 17.09.2026
Һичшиксез, без иң беренче Аллаһка рәхмәтле булырга бурычлыбыз. Чөнки Ул – безгә …
👁 4 019 просмотров
Глава от 16.09.2026
Сәҗдәдәге дога Сәҗдәгә киткәндә, күңелегездә булган бар нәрсәне Аллаһка сөйлә…
👁 4 174 просмотров
Глава от 16.09.2026
Тагын бер-нечкә күңелгә якын булган татар каналы эшли башлаган, күңеле матур бул…
👁 4 686 просмотров
Глава от 15.09.2026
Диндә ризыкны арттыру серләре Мөселман кешесе акчаны Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән…
👁 4 939 просмотров
Глава от 14.09.2026
Изге сәфәргә 🕋 бару ниятегез булса, языгыз, кардәшләрем! 🤲🏼 📲 89046723645
👁 5 527 просмотров
Глава от 14.09.2026
БИК АВЫР ХӘЛГӘ ТӨШКӘНДӘ, КАТЫ КУРЫККАНДА ЯКИ ҮЛЕМ ЯНАГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ЗИКЕР-ДО…
👁 5 751 просмотров
Глава от 14.09.2026
— Гакыллы кешенең билгесе - хакыйкать аңа үзенең ялгышын күрсәтсә, үз фикерен үз…
👁 5 778 просмотров

Популярные посты канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»

Нинди гыйбрәтле дөрес сүзләр🤲 Видео интернеттан.
👁 11 333 просмотров
Кыз баласы булганнар өчен көндәлек дога 🤲 Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Кызымны рәхмәтең белән урап ал, күңеленә …
👁 8 666 просмотров
ӘССӘЛӘМҮ ГӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТУЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘӘТҮҺ ҮӘ ДӘҮЛӘӘТҮҺ ҮӘ ҖӘННӘӘТҮҺ! 🤲 Аллаһ Раббыбыз бүләк итеп биргән бүгенге ҖОМГА көнебез кояшл…
👁 8 531 просмотров
РАББЫМ Рәхмәтемне дога итеп, Мин пышылдыйм күккә: Биргән кыйблаң, Тоткан кыйблам Тайпылмасын читкә. Раббым, Күңелдәге иман нуры Гел якт…
👁 8 212 просмотров
Әниләр догасы ❤️ Йә, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ах…
👁 8 048 просмотров
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән җәннәт һәм аның нигъмәтләре турында сөйләштек. –    Хәзрәт, кызганычка, кайберәүләр җәннәт турында әкият у…
👁 8 045 просмотров
ҮЗ ХӘЛЕҢНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН НИНДИ ДОГА КЫЛЫП БУЛА? Ә иң яхшысы күңелләрне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итә торган догадан башлау бул…
👁 8 041 просмотров
Коръән хакы “Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев белән Коръән уку фазыйләтләре һәм аның хаклары турында сөйләшәбез. – Хәзрәт, …
👁 7 990 просмотров
سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ أَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلا أَنْتَ أَسْتَغْفِرُكَ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ Сүбхәнәкә Аллаһүммә вә бихәмдикә,…
👁 7 956 просмотров
Әти-әниеңә дога кыласыңмы? (Нинди дога укырга?) Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-ән…
👁 7 940 просмотров
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Улымны Үз рәхмәтең белән урап ал. Күңеленә ныклы иман, йөрәгенә изгелек, тормышына бә…
👁 7 928 просмотров
Гомер буе “җитәкләп” йөри торган догалар бар Кайбер догаларны без кечкенәдән өйрәнеп үсәбез, кайберләрен тормыш көткәндә, төрл…
👁 7 895 просмотров
❗«Намаз аша Аллаһның ризалыгына ирешеп була; намаз колны фәрештәләрнең сөюенә лаек итә; намаз – пәйгамбәрләрнең юлы; намаз – гыйлемнең…
👁 7 806 просмотров
“Ни өчен күңел төшенкелегенә бирелгән кеше турында шайтан котыртуына бирелгән диләр?” Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбае…
👁 7 758 просмотров
Кешеләрне үткәннәре өчен хөкем итәргә ашыкмагыз — сез әле үзегезнең киләчәгегезне белмисез. 🌀 Бу тормышта иң кыйммәтле сүз — кешегә тере …
👁 7 626 просмотров
– Урамда хәер сорашучылар очраштыргалый. Алар аңа мохтаҗ булмаса, сәдакаң хәердән китәме? – Без хәер сорашучының чын хәлен белмибез, бәлки …
👁 7 605 просмотров
Әниләр догасы🤲 Нәзирә Гыйззәтуллина видеосы
👁 7 597 просмотров
Күңел тынычлыгын югалтканда укыла торган дога Пәйгамбәребез бу доганы күп укый торган: “Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни ү…
👁 7 566 просмотров
Рәфилә Шәмсетдинова: "Балаларга хәерле теләкләр генә телик".
👁 7 507 просмотров
Имештер, биек чардуган куйдырсаң, кабердән кубарылганда шуннан чыга алмыйлар, ди. Шуңа тәбәнәк чардуган куярга киңәш итәләр. Дин әһеленең фи…
👁 7 475 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки
открытки с днем рождения Купить рекламу в канале — s.marketly.ru/kvG5UKuz https://vk.cc/cRUO6P
👥 355 788 · -748/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 307 409 · -8 213/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 303 303 · +1 900/7д
@public217238185
Zлой Пруф
Никого не жалко, никого! Реклама: https://clck.ru/3RcH8U Мария https://clck.ru/3QrWzS Кристина
👥 301 125 · +3 676/7д
@glent
Глент
Йоу, я создал
👥 300 043 · -2 671/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 299 728 · +12 665/7д
🏷 Темы и теги
#семейные ценности #воспитание детей #духовное развитие #исламские советы #домашний уют #традиции #Разное
📋 О канале ДОГАЛЫ ЙОРТ
Догалы йорт — уютный уголок для тех, кто ценит семейные ценности и традиции. Здесь вы найдете вдохновение для воспитания детей, советы по созданию домашнего очага и духовному развитию. Присоединяйтесь к сообществу, где каждый день наполнен теплом и мудростью.
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 16,630,554 постам из 203,712 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.