Гошер сәдакасына нәрсәләр керә һәм ул кемнәргә бирелә?
«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев шушы сорауларга ачыклык кертә.
– Хәзрәт, гошер сәдакасы турында Коръәндә һәм хәдисләрдә нәрсәләр әйтелә?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Ашагыз, эчегез, киенегез, исраф итмәгез һәм тәкәббер булмагыз”, – диелә. Кызганыч, киң таралган бер гөнаһны күзәтәбез. Адәм баласы, яхшы киенү, тәмле ашау һәм яшәеше җитеш булу сәбәбеннән, кешеләргә ярдәм иткәндә үзен өстен куярга ярата. Тәкәбберләнеп биргәнсең икән, сәдакаңның әҗер-савабы бетәргә мөмкин. Сәдаканы риядан, ягъни кеше күрсен дип бирү дә хәерле ният саналмый. Ул кешеләр мактасын, язып чыксыннар, искә алсыннар өчен түгел, Аллаһ ризалыгын алу максатыннан эшләнергә тиеш.
Аллаһы Тәгалә гошер сәдакасын бирү турында “Әл-Әнгам” сүрәсенең 141 нче аятендә искә төшерә: «Ул Аллаһ – җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез бакчаларны да, хөрмәләрне, игеннәрне дә, зәйтүн һәм анарларны яралтучы. Уңыш биргән вакытларында сез җимешләрен ашагыз, урып-җыеп алган көнне исә гошер һәм зәкятен бирегез, ләкин чиктән ашмагыз. Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми», – ди. Гошергә җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куелып, су сибеп үстерелгәннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелә.
– Гошер сәдакасына нәрсәләр бирелә?
– Бакчадагы җиләк-җимеш, яшелчә, кырда үскән ашлык, шулай ук бал. Соңгы елларда, сөбханаллаһ, бу эштә умартачылар актив катнаша башлады. Ә менә иген үстерүчеләр, кызганычка, әле бу эштән бераз читтәрәк.
– Гошергә ашлыкның күпме өлешен бирергә?
– Әбү Хәнифә мәзһәбендә ике төрле фикер бар. Әбү Йосыф һәм имам Мөхәммәд фикеренчә, гошер чыгару өчен игеннең күләме кимендә 673 килограмм булырга тиеш. Кайбер хезмәтләрдә 612 килограмм диелә. Икенче фикер буенча, андый нисаб юк. Күпме генә җыеп алса да, шуннан гошер түләнергә тиешле.
– Аны акча белән түләргә буламы?
– Хәнәфи мәзһәбе буенча, ярый.
– Гошерне туганнарыңа бирү рөхсәт ителәме?
– Үзеңнең турыдан-туры карамагыңдагы кешеләргә: әби-бабайга, әти-әнигә, бала-оныкларга бирелми. Тормышлары авыр булган апа-сеңел, абый-энеләргә бирергә мөмкин. Гомумән сәдака-зәкят мохтаҗларга, мескеннәргә таратыла. Соранып йөрүчегә караганда, үзенең хәле турында әйтергә кыенсынган, сәдака алырга оялган мохтаҗларны барлап ярдәм итү хәерлерәк.
– Аны бирүнең билгеле бер вакыты бармы?
– Җыеп алгач та, сыйфаты да, файдасы да күбрәк булган вакытта күркәм булыр. “Әлү-Гыймран” сүрәсенең 92 нче аятендә дә бит: “Үзегез ярата торган нәрсәләрдән Аллаһ юлында сарыф итми торып, сез изгелеккә ирешә алмаячаксыз”, – диелә. Сәдакага бозылганны, әчегәнне, тузган кием-салымны түгел, үзең ашый, кия торган яхшы хәлдәгесен бирү мөһим. Ни өчен бу аятьне искә алабыз, гошергә дигән бәрәңгенең терлекләргә ашатырга ярый торган иң вагын гына биргән очракларны да күргән бар. Ярамаган тагын дип биргән әйбер белән изгелекнең тәмен татып булмаячак. Гошерне кемгә бирергә дигәндә, тагын бер категория – мәдрәсәдә дини гыйлем алучылар. Аларга бирү дә бик саваплы. Гошер чыгарып без малларыбызны пакьлибез, мескеннәр өлешенә кермибез.
Мохтаҗлар да бу юмартлыгыбызны күреп, малга ия булган кешеләргә карата хөсетлек хисләре кичермиләр. Өммәт арасында дуслык урнаша, кардәшлек элемтәләре ныгый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә дә: «Аллаһ телгә алган һәрбер көнне, һәр иртәдә күктән ике фәрештә төшәр. Берсе: "Йа Раббым, Аллаһ юлында малын сарыф итүченең малын арттыр", – дип, икенчесе исә: "Йа Аллаһ, саранлык кылып малын тоткан кешенең малын кимет!" – дип дога кылыр», – диелә. Сәдаканың малны киметми, киресенчә, аңа бәрәкәт өстәвен һәм аны арттыруын истән чыгармыйк.
Дилбәр Гарифуллина