Әппәреңне иттеңме, балам Бала чагым искә төшкән саен Колагымда чыңлый ник һаман: “Авызыңа шайтан керер юкса, Әппәреңн
Бала чагым искә төшкән саен
Колагымда чыңлый ник һаман:
“Авызыңа шайтан керер юкса,
Әппәреңне иттеңме, балам?!”
“Шайтан” дигән сүздән уттай куркып,
Чынга алып әнкәм әйткәнне,
Бер урынына дистә, йөз мәртәбә
Әйтә идем “Аллаһу әкбәр”не.
Шул “Аллаһу...” белән гомер иттем,
Улымны, кызымны үстердем.
Җаннарына иман нуры салып,
Оныкларга китереп җиткердем.
Хәзер инде алар “... әппәр” итә,
“Шөкер!” диеп карап торалам...
Колагымда кабат әнкәм тавышы:
“Әппәреңне иттеңме, балам!?”
Мин, сискәнеп, кулларым күтәрәм,
Сүрәне кабатлыйм догадан:
“Әхәмдүлилиләһи-ләзии әтъгамәнә
вә сәкаанәә үә җәгәләнәә минәл мөслимин...
Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!” дим
Һәм табын яныннан кузгалам...
Шәмсия Җиһангирова