Ислам дине буенча дуслык ул динебезгә, гамәлләребезгә, гыйбадәтләребезгә һәм хәтта ахирәтебезгә дә турыдан-туры йогынты ясый.
– Хәзрәт, Аллаһ ризалыгы өчен дус булу ул нәрсәне аңлата?
– Әбиләребезнең ахирәт дус, ахирем дип сөйләшкәннәрен барыбыз да ишеткән бардыр. Хәзер ул сүз нишләптер онытыла башлады. Әмма аның мәгънәсе бик тирән. Мөселманнар арасындагы дуслык ул – ахирәткә күчә торган дуслык, ягъни кыямәт көнендә алар Аллаһ каршында бер-берсе өчен шәфәгать кыла алачак. Ул көнне Аллаһ көрсиенең күләгәсе астында җиде төрле кеше булыр диелә. Шуларның бер төркеме – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бер-берен яраткан, дус булган кешеләр. Дуслык шуңа нигезләнергә тиеш. Кеше вафат булганнан соң, дусты аның өчен дога кылып тору да ахирәт дуслыгының бер билгесе.
– Ислам динендә дусларны нинди сыйфатларына карап сайлыйлар?
– Иң беренче чиратта, әлбәттә, дини сыйфатларына карап. Аллаһка якын булган, дини гыйбадәтләрен үтәүче, белемле, тугры, кирәк чакта сиңа киңәш бирә, ярдәм итә, шул ук вакытта начарлыктан тыя торган, соңгы кисәк икмәген бүлешүче кеше чын дус була. Кызганыч, бүген кеше дуслыкның нәрсә икәнен белми. Аралашып йөри торган кешене дә дуска саныйлар. Бер хәдистә сөйләнелгәнчә, бер кеше еракта яши торган дустының хәлен белергә бара. Юлда аңа фәрештәләр очрап, кая юл тоттың, дип сорыйлар. Фәлән авылга фәлән дустымны күрергә барам, ди. Нинди дөньяви максат белән барасың, дип тә сорашалар. Бернинди дөньяви максатым юк, Аллаһ ризалыгы өчен, дип җавап бирә. Шуннан фәрештәләр аңа, Аллаһ синең гөнаһларыңны кичерде, диләр. Бүген исә дусларны дөньяви яктан карап сайлыйлар. Бу – табиб, кирәге чыгарга мөмкин, бу – адвокат, ул да кирәк булмагае, дип, файдалы кешеләргә якынаерга тырышабыз. Гөнаһ кылып йөрүчеләр белән дус булсаң, синең дә күңелең шуңа авышкан булып чыга. Бу дөньяда алар дус та булырлар, әмма теге дөньяда сиңа ярдәм итә алмаячаклар. Син мине гөнаһ эшләргә этәрдең, мине туктатмадың, син эчәргә өйрәттең дип, җәһәннәмдә шул дус булган кешеләре өчен зуррак җәза сораячаклар.
“Әз-Зүхруф” сүрәсенең 67 нче ачтендә: “Ул көнне, тәкъвалык ияләреннән тыш, (дөньяда чакта самими) дуслар да бер-берләренә дошман булачак! (Тәкъвалык ияләренең дуслыгы исә Аллаһ өчен булганы өчен, дәвамлы булачак)”, – диелә. Бездә: “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, – дигән мәкаль бар. Кем белән дус булып йөрисең, сиңа бәяне шуңа карап бирәләр.
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллау галәйһи вә сәлләмнең дуслары күп булганмы?
– Аның иң якын дусты Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе булган. Бер риваятьтә сөйләнелгәнчә, Пәйгамбәрне кыйнаган вакытта Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе дустын яклап чыга һәм аның үзен бик каты кыйныйлар. Исән каласына өмет тә калмаган була. Өенә алып кайтып яткызалар, һәм ул, күзләрен ачуга ук, Мөхәммәд салләллау галәйһи вә сәлләмнең хәле ничек, дип сорый. Ашап ал, хәл җый дигәч тә, башта аның исәнлеген үзем күрәсем килә, ди. Мөхәммәд пәйгамбәргә шушы тугрылыгы өчен ул җәннәткә беренче керүче булачак. Аллаһ Расүле, акча мәсьәләләрен хәл иткәндә, мин Әбү Бәкернең акчасына таянып сөйләшә идем, дип әйтә торган булган, чөнки ул дустының ярдәм итәчәгенә шикләнмәгән.
– Дустыңа сер сөйләргә ярыймы?
– “Эчеңдәге серләреңне сөйләмә син дустыңа. Дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына” дип тиккә генә әйтмиләр. Галимнәребез күңелең бушатырга рөхсәт итә, ә сер сөйләргә кирәкми. Әгәр дә сиңа сөйләгәннәр икән, ул – әманәт, аны сакларга тиешсең. Икенче бер дустыңа сөйлисең икән, син чын дус булмыйсың.
– Якын дуслар ничәү булырга тиеш?
– Берәү дә, өчәү дә, унау да булырга мөмкин алар. Ул синең йөрәк яратуыңнан тора. Кайберәүләрнең туганнары да күп була, әмма күрешсәләр, уртак сүз таба алмыйлар. Туганлык бар, дуслык юк. Шул ук вакытта бөтенләй чит кеше белән аралар якынаеп, ул гомерлек дуска әйләнә.
Дилбәр Гарифуллина