Исламда иң авыры намаз уку да, хиджабтан йөрү дә, ураза тоту да түгел.
Аллаһ Тәгаләдән йомшак күңел, сабыр йөрәк һәм чиста калеб сорыйбызмы? Килгән сынауларны да чистарыну, Аллаһ каршында дәрәҗәбез күтәрерлек сәбәп итеп кабул итәбезме? Менә бу иң авыр, ләкин иң мөһим әйбер. Синең - хәерле холкың☝ Аллаһ Тәгалә безнең йөзебезгә түгел, ә йөрәгебезгә, эшләребезгә карый.
Йә Раббым, безгә нәфесебезне тәрбияләүдә, кешеләр белән килешеп яшәүдә ярдәм ит🤲 Син йөрәкләребез хәлен белүче, Син нәфесебез хуҗасы. Безне Үзеңә якынайтучы күркәм холык белән бүләклә, Синнән ерагайтучы һәр начар сыйфаттан чистарт. Сынауларны Үз ярдәмең белән, Син риза булырлык итеп узарга булыш. Әмин🤲
Альбина Фазлыева блогыннан