НИ ӨЧЕН ДОГАЛАР КАБУЛ БУЛМЫЙ?
Бер ир кеше Муса пәйгамбәргә дәшеп, шундый сорау биргән:
- Мин көн саен Аллаһка үтенечләремне җиткереп дога кылам, ләкин догаларым нигәдер кабул булмый.
Шуннан соң Муса гәләйһиссәләм Аллаһка мөрәҗәгать итеп, бу ир-атның догалары кабул булмауның сәбәбен сораган.
Галәмнәрнең Раббысы аңа болай дигән:
- Йә Муса! Мин – рәхимлеләрнең иң рәхимлесе, нигъмәт бирүчеләрнең иң яхшысы... Шушы бәндәм чыннан да көн саен Миңа дәшеп дога кыла, ләкин үз догаларын теле белән генә әйтә, ә аның йөрәгендә фәкать сарыклар көтүе. Аның калебе һәм барлык уй-фикерләре шул маллары белән генә мәшгуль... Әгәр колымның күңелен Минем белән тиңләштерү дәрәҗәсенә җиткерелгән берәр нәрсә биләп алса, Мин андый кешенең догаларын кабул итмим.
Пәйгамбәр Яратучының шушы сүзләрен җиткергәннән соң, бу ир кеше тәүбә итә һәм калебен пакьләп, дөньяга артык бәйле булудан туктый.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аның догаларына җавап бирә башлый.
Бу кыйссадан шунысы аңлашыла: дога тел аша гына түгел, Аллаһны олылаган, Аны үзенең бөек Раббысы итеп таныган йөрәк аша да җиткерелергә тиеш. Аллаһка мөрәҗәгать иткәндә, бәндә Аңа мохтаҗ булуын тоярга тиеш. Шушы халәттә кылынган дога, шәт ин шәә Аллаһ, җавапсыз калмас һәм нәтиҗәсез югалмас...
Ришат хәзрәт Курамшин.