Зират әдәпләре Зиратка барганда госел коену, тәһарәтле булу хәерле. Зират юлында буш, мәгънәсез сүзләр сөйләшмәскә. З
Зиратка барганда госел коену, тәһарәтле булу хәерле.
Зират юлында буш, мәгънәсез сүзләр сөйләшмәскә.
Зират капкасыннан кергәндә, кабер әһелләрен сәламләп: "Әссәләмү галәйкүм, йә әһлүл-кубүүр. Үә иннәә иңшә Аллаһү бикүм ләәхикун. Нәс-әлүллаһә тәгәәлә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ", – дип сәламләү күркәм була. Татарча: "Әссәләмү галәйкүм, йә каберләр әһелләре! Без дә кайчан да булса сезгә кушылачакбыз. Сезнең өчен дә, үзебез өчен дә Аллаһтан гафу ителүне сорыйбыз", – дияргә дә була.
Кабер янында торганда вафат булган кеше өчен дога кылалар.
Кабер өстенә ясалма чәчәкләр, уенчыклар куймагыз.
Кабер өстенә басарга ярамый.
Зиратка барган хатын-кызның гаурәте каплаулы булырга тиеш.
Кычкырып сөйләшергә, көләргә кирәкми.
Зиратка баруның билгеле бер аерым көннәре юк.