ИХ, КАЙТЫП КИЛЕР ИДЕМ...
Их, балачак, кайтып килер идем,
Тик бер генә көнгә үзеңә.
Һич кенә дә каршы килмәс идем,
Әниләрнең һичбер сүзенә.
Бары бер генә көн яшәр идем,
Әти канатына сыенып.
Риясыз бер сабый булыр идем,
Ачу-борчулардан тыелып.
Бер генә көн онытылыр идем,
Чумып, балачагым күленә.
Иркәләнеп түккән күз яшьләрен
Кире салыр идем күземә.
Өйрәнер лә идем балачактан,
Бераз гына хәйлә-ялганга.
Тик ни гаеп, әти-әни канга
Гаделлек орлыгы салганга?
Өйрәнер лә идем бераз гына,
Үзем өчен җирдә яшәргә.
Нахак сүздән кимсетелгән чакта,
Матур гына каршы дәшәргә.
Хәер...
Юк, кирәкми, кайтмыйм балачакка,
Шундый булып калам гомергә.
Мин телимен бары, кешеләрнең,
Гадел яшәүләрен күрергә.
Гөлнара Нургаязова-Зарипова.
Шигырь ошаса,❤куегыз, дуслар!
Монда тагын бер ШИГЫРЬ бар.