Рөстәм хәзрәт Гәрәев: гөнаһлардан саклану һәм Аллаһтан курыку
Рөстәм хәзрәт Гәрәев:
"Безнең шундый бер начар сыйфатыбыз бар: кеше күрми бит, дип, берәр начар гамәл кылабыз.
☝Әмма кеше күрмәсә дә, Аллаһ күреп тора:
🌙“Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә хозурында җирдә һәм күктә һичнәрсә яшерен булмас” һәм Ул ахыр чиктә җәзасын да бирә.
(“Әли Гыймран” сүрәсе, 5нче аять)
⚡Кечкенә генә, сизелмәслек кенә эш бит инде, дип уйлагыз, зур таулар да кечкенә ташлардан тора, ☝Безнең кечкенә генә кырын эшләр дә көн саен җыелып барып, зур гөнаһка әйләнеп куюы бар.
❓Ни өчен без бүген бик каты авырыйбыз, төрле бәла-казага юлыгабыз?
❗ Моның төп сәбәбе – гөнаһлар күп кылып шул гөнаһларга күмелү аркасында.
☝ Әйтик, өйдә кайберләребезнең балалары әти-әни янында бик тәртипле, әмма өйдән ераккарак китсә, бу баланың авызында бер әдәпле сүз юк, гел сүгенә.
🤲Аллаһ Тәгаләнең ачуыннан саклан, дип, туганнан бирле әйтеп, аңлатып, үзебез үрнәк булып, шушы аятьләр белән гамәл кылып яшәп, аларның күңеленә сеңдерсәк, хәлләребез күпкә яхшырак булыр иде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд сгв әйтте:
“Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар гамәл артыннан, үзе белән начарлыкны сөртүче изге гамәл кыл, кешеләр белән мөгаләмәдә әдәпле бул”.