ДОГАЛЫ ЙОРТ
ДОГАЛЫ ЙОРТ
2 710 подписчиков · @doga_islam
К каналу →
– Биш вакыт намазны кич белән җыеп укучылар үзләрен аны бөтенләй укымауга караганда яхшырак дип аклый. Намаз укымаучылар арасында аракы эчмим, кеше рәнҗетмим, иң мөһиме: мин Аллаһк…
Читать далее →
6 456
Исламда һәр эшне башлар алдыннан укыла торган иң беренче һәм иң мөһим сүзләр. 1. Бисмилләһ (Иң кыскасы) Текст: بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ Транскрипция: Бисмилләһир-ра…
Читать далее →
6 488

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнлеге: игелекле гамәлләр

🌙 ЗӨЛХИҖҖӘ АЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЛЕГЕ

Мөселман кешесе өчен иң олуг гыйбадәтләрнең берсе ул – хаҗ гыйбадәте. Хаҗ гамәлен зөлхиҗҗә аенда үтиләр. Ә бу ай тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле, фазыйләтле соң?

Иң хәерле көннәр – шушы айның беренче ун көнлеге, бу көннәрдә кылган игелекләр Аллаһы каршында иң сөеклеләре булып тора, бу сүзләргә дәлил итеп: 

«Изге гамәлләрне көннәрнең кайсысында гына кылсалар да, Аллаһ аларны ул көннәрдә (ягъни  зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә) кылуны күбрәк ярата», – дип әйткән пәйгамбәребез ﷺ
📚 (Бохари риваяте).

Шуңа да бу көннәрдә игелекле, хәерле гамәлләр кылуда тагын да ныграк тырышырга кирәк, чөнки хәдистән күренгәнчә, Аллаһ каршында бу гамәлләр сөеклерәк булып тора. Хәзер бит кайберәүләрнең каникул вакытлары, җәйге яллары да шушы көннәргә туры килә. 

Шушы хәерле көннәр – Коръән укырга зур мөмкинлек, садака биреп тә малыбызга бәрәкәт өсти торган зур игелек кыла алабыз. Туганлык җепләрен ныгыту нияте белән якыннарыбызның хәлләрен белеп кайту өчен дә вакыт иркен.

Тәсбих (сөбхәнАллаһ), тәхмид (әлхәмдүЛлиләһ), тәкбир (АллаһүӘкбәр) әйтүләрне ешайтырга кирәк, Аллаһны да күп итеп зикер кылырга вакытыбыз бар – әгәр телефонда әзрәк утырсак.

Бу көннәрнең тагын бер үзенчәлеге шунда: тугызынчы көндә – бу көн Гарәфә көне дип йөртелә – ураза тоту да фазыйләтле гамәл.

Пәйгамбәребездән ﷺ Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорагач, ул:

«Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп булып тора», – дип әйткән.
📚(Мөслим риваяте).

Гарәфә көне – зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне. Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәдә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үти. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһының рәхмәтенә ирешү мөмкинлеге бар, аның өчен әлеге көнне ураза тотып гыйбадәттә үткәрү мөһим.

Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһы тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да, киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк, иншәАллаһ.

Әлбәттә, бу кече гөнаһларга гына кагыла. Ә зур гөнаһларның гафу ителүен теләсәк, тәүбә итәргә һәм башка беркайчан да андый начарлыкны кабатламаска тиешбез.

Күрегез, һич авырлыгы юк, бары тик бер көн ураза тотарга гына кирәк. Нәтиҗәдә, күпме гөнаһлар гафу ителә. Мондый форсатны кулдан ычкындырсак, ни кызганыч, бик зур мөмкинлекне югалткан булырбыз.

Бу вакытлыча дөньяга алдаланып, мәңгелеккә килгәндәй бары тик бүгенгебезне генә кайгыртып яшәмик.

Ахыйрәт тормышыбызны да онытмыйча, гыйбадәт кылырга омтылыйк, бигрәк тә шушы фазыйләтле көннәрне, гафиллектә булмыйча, Аллаһка якынайта торган игелекле гамәлләр кылып үткәрергә тырышыйк.

Раил Фәйзрахманов
Елмаю – сөннәт❤️ ✨ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең елмаюы     Расүлуллаһ бик еш һәм ихластан елмая торган булган. Ул шул дәрәҗәдә еш елмайган ки, аның елмаюы һәм кү…
Читать далее →
6 253
Сәдака һәм ике рәкагать духа намазы🤲 Әбу Зәрр (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр иткән: Пәйгамбәребез ﷺ болай диде: «Сезнең һәрберегез һәр буыны өчен сәдака бирү тиешле. "Сөбханалла…
Читать далее →
6 316
Другие главы канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 02.07.2026
Берьюлы укытучыбыз: “Кешегә авыр булганда янына килеп юатып була, әмма аның шатл…
👁 1 520 просмотров
Глава от 01.07.2026
Хаҗ гамәлләрендә бик күп фазыйләтләр бар, һәм аларның һәркайсында тирән хикмәт я…
👁 1 668 просмотров
Глава от 30.06.2026
– Коръәнне яттан өйрәнү сәләте билгеле бер кешеләргә генә бирелгәнме? Әллә теләг…
👁 1 947 просмотров
Глава от 29.06.2026
Пәйгамбәрнең өч догасы🤲 Кешедә булган күркәм холык - Аллаһының бер нигъмәте. Шу…
👁 2 096 просмотров
Глава от 28.06.2026
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: «Өйләрегездә Коръәнне мөмк…
👁 2 110 просмотров
Глава от 27.06.2026
Бала туу турында хәбәр ишетсәң, ни дияргә? اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ بَرًّا وَاَنْ…
👁 2 214 просмотров
Глава от 26.06.2026
Динебез этне бәйдә тотуга ничек карый? Кырмыска һәм башка җан ияләрен үтерергә я…
👁 2 277 просмотров
Глава от 26.06.2026
Җомга догасы🤲🏻 ✅Аллаһүммә фи йәүмил-җүмгә, Аллаһүммә лә тәдәг ләнә әмрән илля …
👁 2 179 просмотров
Глава от 25.06.2026
Күркәм дога үрнәге اَللّٰهُمَّ اهْدِنِي بِالْهُدَى وَنَقِّنِي بِالتَّقْوَى وَ…
👁 2 342 просмотров

Популярные посты канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»

РАББЫМ Рәхмәтемне дога итеп, Мин пышылдыйм күккә: Биргән кыйблаң, Тоткан кыйблам Тайпылмасын читкә. Раббым, Күңелдәге иман нуры Гел якт…
👁 8 212 просмотров
Әниләр догасы ❤️ Йә, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ах…
👁 8 048 просмотров
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән җәннәт һәм аның нигъмәтләре турында сөйләштек. –    Хәзрәт, кызганычка, кайберәүләр җәннәт турында әкият у…
👁 8 045 просмотров
ҮЗ ХӘЛЕҢНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН НИНДИ ДОГА КЫЛЫП БУЛА? Ә иң яхшысы күңелләрне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итә торган догадан башлау бул…
👁 8 041 просмотров
Коръән хакы “Ирек” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев белән Коръән уку фазыйләтләре һәм аның хаклары турында сөйләшәбез. – Хәзрәт, …
👁 7 990 просмотров
سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ أَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلا أَنْتَ أَسْتَغْفِرُكَ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ Сүбхәнәкә Аллаһүммә вә бихәмдикә,…
👁 7 956 просмотров
Әти-әниеңә дога кыласыңмы? (Нинди дога укырга?) Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-ән…
👁 7 940 просмотров
Гомер буе “җитәкләп” йөри торган догалар бар Кайбер догаларны без кечкенәдән өйрәнеп үсәбез, кайберләрен тормыш көткәндә, төрл…
👁 7 895 просмотров
❗«Намаз аша Аллаһның ризалыгына ирешеп була; намаз колны фәрештәләрнең сөюенә лаек итә; намаз – пәйгамбәрләрнең юлы; намаз – гыйлемнең…
👁 7 806 просмотров
“Ни өчен күңел төшенкелегенә бирелгән кеше турында шайтан котыртуына бирелгән диләр?” Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбае…
👁 7 758 просмотров
– Урамда хәер сорашучылар очраштыргалый. Алар аңа мохтаҗ булмаса, сәдакаң хәердән китәме? – Без хәер сорашучының чын хәлен белмибез, бәлки …
👁 7 605 просмотров
Әниләр догасы🤲 Нәзирә Гыйззәтуллина видеосы
👁 7 597 просмотров
Күңел тынычлыгын югалтканда укыла торган дога Пәйгамбәребез бу доганы күп укый торган: “Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни ү…
👁 7 566 просмотров
Имештер, биек чардуган куйдырсаң, кабердән кубарылганда шуннан чыга алмыйлар, ди. Шуңа тәбәнәк чардуган куярга киңәш итәләр. Дин әһеленең фи…
👁 7 475 просмотров
Коръән укылганнан соң, дога кылу үрнәге   Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә …
👁 7 424 просмотров
Намазга кагылышлы сорауларга "Ак мәчет "Зәйнәб" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә. – «Җәмәгать намазы ялгыз укудан егерм…
👁 7 133 просмотров
- Бер туганның икенчесе алдында нинди хаклары бар? – Алар – дүртәү. Аның беренчесе – сәламләшү. Телефоннан сәлам җибәрү, хәл белешү өчен бер…
👁 6 957 просмотров
⚜️ Ибне Габбас радыяллаһу ганһедән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый сүзләре риваять ителә: "Әгәр  тынычсызлык һәм сагыш …
👁 6 877 просмотров
«Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?» (Әр - Рагъд сүрәсе, 13:28)
👁 6 705 просмотров
🕊 لَو لَمْ يَرَكَ النَّاسُ، فَاللهُ يَرَاكَ..... 🕊 Кешеләр күрмәсә дә – Раббың күрә.... Бер җылы сүз… Бер ихлас дога… Бер гафу итү… Боларны…
👁 6 661 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки
Яркие открытки и душевные поздравления на каждый день! Здесь вы найдете праздничные картинки к 1 мая, Первомаю и другим событиям. Поднимаем настроение с помощью красивых…
👥 354 464 · +3 584/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 289 910 · +2 177/7д
@mari_llokel
Марьяна Локель
Хей! Это Марьяна Локель! Добро пожаловать в мой официальный канал в MAX! Здесь я делюсь личными новостями, общаюсь с подписчиками и показываю свою жизнь без фильтров. П…
👥 265 983 · +5 882/7д
@public217238185
Zлой Пруф
Никого не жалко, никого! Zлой Пруф — это беспощадная политическая сатира, мемы и разоблачения. Автор хлестко проходится по российской повестке, не щадя ни чиновников, ни…
👥 265 316 · +3 069/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Авторский канал Никиты Шульгина. Здесь — без фильтров: личные мысли, юмор, жизненные ситуации и взгляд на происходящее. Никакой натужной экспертизы, только живой контент…
👥 250 343 · +12 193/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Авторский канал Сони Сафаровой — личное пространство, где обсуждаются события из жизни, мысли, юмор и всё, что происходит вокруг. Без шаблонов, только искренность и живой…
👥 226 364 · +5 172/7д
🏷 Темы и теги
#семейные ценности #воспитание детей #духовное развитие #домашний очаг #традиции #Разное
📋 О канале ДОГАЛЫ ЙОРТ
Догалы йорт — уютный уголок для тех, кто ценит семейные ценности и традиции. Здесь вы найдете вдохновение для воспитания детей, советы по созданию домашнего очага и духовному развитию. Присоединяйтесь к сообществу, где каждый день наполнен теплом и мудростью.
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 10,297,467 постам из 201,322 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.