Елмаю – сөннәт: Пәйгамбәр ﷺ үрнәге һәм хәдисләр
✨ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең елмаюы
Расүлуллаһ бик еш һәм ихластан елмая торган булган. Ул шул дәрәҗәдә еш елмайган ки, аның елмаюы һәм күркәм мөгамәләсе хакында риваятьләр һәрдаим тапшырылып торган.
⚜️ Габдулла бине Харис радыяллаһу ганһе болай дигән: "Мин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кебек еш елмаючы берәүне дә күрмәдем. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзеңнең кардәшеңә елмаюны сәдаканың бер төре итеп саный иде" (имам Әт-Тирмизи риваять итә).
☝️ Дәшми калу – күп проблемаларны булдырмый кала, ә елмаю – аларны хәл итә, диләр. ☺️
🌤️ Һәрбарчагызга хәерле, бәрәкәтле, игелекле көннәр насыйп булсын! Һәр көнебез Расүлебезнең сөннәтен өйрәнүгә, бер генә булса да хәдис ишетүгә багышланса иде. 🤲
Тимергали хәзрәт Юлдашев блогыннан