Пост канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» от 19.05.2026
Әбу Зәрр (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр иткән:
Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
«Сезнең һәрберегез һәр буыны өчен сәдака бирү тиешле. "Сөбханаллаһ" дигән һәр сүз — сәдака, "Әлхәмдулилләһ" дигән һәр сүз — сәдака, "Лә иләәһә илләллаһ" дигән һәр сүз — сәдака, "Аллаһу әкбәр" дигән һәр сүз — сәдака, хәерле гамәлгә өндәү — сәдака, начарлыктан тыю — сәдака. Бу әгъзаларның барысы өчен дә ике рәкагать Духа намазы шөкер буларак җитә».
(Сахих Мөслим, 72)
Татарча хәдисләр телеграм-каналыннан