❗️Бу гамәлдән саклану — һәр мөселманның бурычы.
Пәйгамбәребез ﷺ сәхабәләре белән кабер яныннан узган. Сәхабәләр арасында сүз чыга:
"Бу кабердә кем ятканын беләсезме?"
— дип сорашалар .
Берсе:
"Әйе, беләм. Аллаһы Тәгалә аның гөнаһын яшерде, ә ул үзе аны ачып күрсәтте",
— дип әйтә .
Алар каберне узып, бераз баргач, сасып яткан ишәк үләксәсенә тап булалар. Шул вакыт Пәйгамбәребез ﷺ болай ди:
"Хәзер алыгыз да, бу үләксәнең берәр кисәген ашагыз" .
Сәхабәләр аның туры мәгънәдә әйтелмәвен аңлый, борчылып, Пәйгамбәрнең аңлатмасын көтә. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ болай дип дәвам итә:
"Ник сез шул кабер яныннан үткәндә, ул кешене искә алганда, аның күркәм гамәлләрен искә алмадыгыз, ә начар гамәлен искә алдыгыз?! Ни өчен, мәсәлән, ул яхшы исем куллана иде, дип әйтмәдегез? Сез аның гөнаһын искә алып, бер-берегезгә аның кем икәнен искә төшердегез. Бу гамәлегез сезнең өчен шушы ишәк үләксәсенең итен ашаудан да авыррак, начаррак"
Бу ахирәткә күчкән кешенең гөнаһы турында иде.
❓Ә тере кешенең гөнаһын сөйләү хакында ни диелә?
«Кардәшенең яшерен кимчелекләрен кешеләргә белдертмәгән мөселманның үз яшерен кимчелек-хаталарын Аллаһы Тәгалә бу дөньяда да, кыямәт көнендә дә башкаларга күрсәтмәс».
✅ Кешенең гөнаһын яшер — Аллаһ синекесен яшерсен. 🌙
Хозур дин турында блогыннан