Пәйгамбәребез:"Гөнаһ эш өчен үкенү тәүбәдер",- дигән.
"Тәүбә коры тел белән "әстәгъфируллаһ" укудан вә тәүбә догаларын кабатлап торудан яки "тәүбә!" диюдән вә берәр ишан хозурына барып кул бирүдән гыйбарәт түгел, бәлки тәүбә Ислам динендә бу нәрсәләр:
1) Гөнаһның зарарлы эш вә Аллаһу Тәгаләгә каршылык икәнлеген белү вә кылган гөнаһ өчен үкенү. Бу үкенү берәр әгъзаның авыртуы, мал югалганлыгы (хисси вә мәгънәви сурәттә үзенә берәр төрле зарар вә мәшәкать булуы) өчен генә түгел, бәлки гөнаһлыгы өчен булырга тиешле.
2) Шул гөнаһтан шушы сәгатьтә тукталу вә сөтнең кире имчәккә кайтмавы кебек шуңа кире кайтмау. Әгәр дә шушы сәгатьтән булмый, бәлки киләчәктә тукталырга карар бирсә, бу эш тә тәүбә булмас.
3) Шул гөнаһка киләчәк заманда кайтмаска ният итү. Әгәр кылган гөнаһына үкенеп, хәзер тукталса, әмма киләчәк заманда тукталуга ният итмәсә, бу да тәүбә түгел.
Моның өстенә кайбер галимнәр кеше хакларына бәйле булган гөнаһларда шул кешеләрне риза кылдыру шарт диләр".
(Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 330 нчы хәдис. 1916).