НИГЕЗ ДОГАСЫ (Кунакка баргач, ял итәргә туктаган һәм башка яңа урында укыла) Исегездәме, дәү әниләребез, әбиләребез, к
(Кунакка баргач, ял итәргә туктаган һәм башка яңа урында укыла)
Исегездәме, дәү әниләребез, әбиләребез, кунак килсә, үзләре кунакка барсалар, кулларын күтәреп нигезгә дога кылалар иде?!
Инде безгә дә бу матур йоланы дәвам итәр чак җитте.
Әйдәгез, без дә бу аять-доганы өйрәнеп, барган җиребездә укый торган булыйк.
ДОГА:
اللَّهُمَّ أَنْزِلْنَا مُنْزَلًا مُّبَارَكًا
وَأَنْتَ خَيْرُ الْمُنْزِلِينَ
УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә әннзилнәә мүннзәләмм- мүбәәракәү-
үә Әннтә хъайру- ль-мүннзилийн]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, мине бәрәкәтле бер урынга урнаштыр.
Син бит – урнаштыручыларның иң яхшысы».
Әлеге дога «Әллааһүммә» урынына «Раббәнәә» сүзе белән «Мөэминнәр» сүрәсенең 29-нчы аятендә килә.
Ике төрле уку рәвеше дә дөрес.
Кылган догаларыбыз кабул, нигезләребез тыныч, имин, бәрәкәтле булсын.
Әәмиин!
Көндәлек тормышта укыла торган догалар төркеменнән