Йөгән салып юк-бар уйларыма, Мин бүгеннән камыт кидерәм Тынгысызлап торган шөбһәләрем Йөрәк ялкынымда көйдерәм.
Мин бүгеннән камыт кидерәм
Тынгысызлап торган шөбһәләрем
Йөрәк ялкынымда көйдерәм.
Каршылыклар әгәр тоя калсам,
Максатыма илтер юлымда,
Тормыш дилбегәсен кыса төшәм,
Янә бер кат көчле кулымда!
Якты өмет, ак хыяллар белән
Бизәк үрәм нурлы иртәмә.
Бәхетемә бүген каршы атлыйм
Соң булмасын диеп иртәгә...
Гөлчәчәк Садретдинова