карамый, үзгәртә, башкасы я язмышын яңадан язарга батырчылык итми, я теләми.
- Дөрес, Рәмзилә. Ләкин язмышка уфтанып утыра алмыйсың. Гомер бит бер генә: аның бит бәхетле көннәре дә, моңлы-зарлылары да булгандыр. Миңа бирмәгән бәхетне мин Алладан кызларым өчен көн-төн сорыйм. Алар чын парларын очратсын, ник аны сайладым дип бер кайчан да үкенмәсен иде...
... Сердәшләр утырган урыннарыннан торганда инде кич булган иде. Рәмзилә кайтырга ашыга төште. Аның да уй-хыяллары урап та чыкмаслык тулы бер йомгакка төйнәлгән иде. Чыгуына тышта ак кар яуган! Әлегә юка гына катлам, ләкин инде бу кышка табан бер адым ясалган дигән сүз. Ә алда – яңа көннәр, яңа карлар, яңа бураннар... Тормыштагы хатирәләр белән яңалыклар чиратлашып килгән кебек!
Әлфия Шәйхлисламова.