Яңа елның тәүге көне Аяк басты җиһанга.
Аяк басты җиһанга.
Ипләп кенә басып үтәм
Яңа яуган карларга.
Аа-ак карның бөртекләре
Назлап куна битемә.
Ак карлардай ак бәхетләр
Насыйп булсын һәркемгә.
Яңа елда күп теләкләр
Телибез барчабыз да.
Теләгән теләкләребез
Кабул булсын һәркайда.
Өметләребез аклансын,
Күңелебез пакълансын!
Кадерле мизгелләребез
Йөрәкләрдә саклансын!
Үткәннәргә үкенмәек,
Алда матур киләчәк.
Булганына шөкер итсәк,
Имин тормыш көтәчәк.
Гөлзадә Сафина