Ришат балалар йорты турында сорау бирә
(хикәя)
1
Ришат өйгә озын керфекләре яшьләренә манчылып, сөмсере коелып кайтып керде.
- Әни, нәрсә ул балалар йорты? – дип олы күзләрен тагын да зуррак ачып әнисенә текәлде.
- Мин дә белмим шул, улым, ни дигән сүз булыр икән ул? Кем әйтте аны? –дип гаҗәпкә калган кешедәй күзләрен улыннан яшереп маташты Рәмилә.
- Аяз әйтте, сине әти-әниең кечкенә чакта шуннан алып кайткан, диде.
Сабыен көчкә тынычландырды әнисе, аннан төшке аш белән сыйлап, бераз яшереп торган уенчыкларын тоттырды. Бу сорау бераз вакытка сабый авызыннан чыкмый торды. Ул инде зур, мәктәпкә төште быел. Укуны бик тә ярата. Мәктәптә дә мактап туялмый укытучы апасы, өйдә дә дәресләренә я әтисе, я әнисе белән тырышып, җиренә җиткереп хәзерләнә. Мал карарга бик ярата. Уйнаган җиреннән 3 тәгәрмәчле сәпитенә атланып кайтып керә дә:
-Әни, әни, әле мал карарга вакыт җиттеме? – дип тинтерәтә. Кыяфәте үк зур үскән кешедәй, әллә ниләр майтарырдай булып басып тора үзе.
-Әйдә, әйдә, улым, син бозауны сөйрәшерсең. Карап тормасаң, әнкәсенең сөтен безгә калдырмый имеп бетә, - дигән була әнисе. Я башка көченә карап эш куша, я әтисе өйдә чакта аңа иярә Ришат. Улларының ярдәмчел, эшчән булуына сөенеп бетәлмиләр.
Балалар йорты турындагы сорау ишетелгәннән алып, Рәмилә тынычлыгын югалтты. Кем дә булса дөресен кайчан да сөйләячәк бит. Халыкның авызына бияләй каплап куялмыйсың. Нишләргә? Үзенә сөйләп бирергә кала. Тик бигрәк сабый бит әле. Ничекләр итеп әйтергә бу турыда? Кечкенә йөрәге чыдармы соң аның? Үсмер чакта белүе тагын да авыррак булыр дип, хәзер тәвәккәлләргә уйлады. Икәүдән-икәү генә кичләтеп утырганда, сабыен каршына бастырып куйды да, икесе өчен дә бик авыр булган сөйләшүне башлады:
-Мин сине тапкан әниең түгел, улым, без сине әтиең белән 3 яшеңдә Уфадан балалар йортыннан алып кайттык, - диде.
Тыныч кына торган сабый башта тораташ булып катты, аннан кычкырып көләргә тотынды. Шулай итеп стрессның бала йөрәгеннән чыкканын аңлады Рәмилә.
- Ә үз әнием кайда соң минем? Кем ул? – дип сорады малай, көлү өянәген бераз җиңгәннән соң.
- Балам, сүз бирәм: әгәр моны белү сиңа мотлак кирәк икән, мин үз әниеңне җир читеннән булса да табып бирәчәкмен. Ләкин белеп тор: без сине әтиең белән өзелеп яратабыз, сине беркемгә дә бирергә исәбебез юк. Без хәтта синсез яши дә алмаячакбыз, - диде дә, сабыен кочаклап, үксеп елап җибәрде. Алар, әни белән улы, бик озак кочаклашып утырган килеш елаштылар.
- Улым, әйдә, тынычланыйк, караңгы күптән төште, бер-беребезгә әкият укыйк та, йоклыйк, - дип, урын җәяргә кереште.
Әтиләре еракка эшкә киткән иде ул көнне. Үзе улы куркып уянмасын, дип, янына йокларга ятты.
2
Ришат инде күптән йокы базарына китте, ә Рәмилә 5 ел элек булган хәлләрне энәсеннән җебенә кадәр хәтеренә төшерергә тотынды.
...Район үзәгендә яши иделәр ул чак. 90нчы еллар. Тулай торакта торалар иде. Берсе - тегү фабрикасында, икенчесе заводта эшли. Кияргә кием, ашарга ризыкка кытлык чак. Ләкин беркем сыкранмый. Барын җиткерә, күршеләр, дуслар белән аралашып-көлешеп яши. Ләкин эш урыннарында кыскартулар башлангач, үз районнарына, авылга кайтып урнашырга тәвәккәлләделәр. “Бәрәңгесен үстерербез, казын-үрдәген үрчетербез, ачка тилмермәбез,” – дип уйлады ике җаннан бер җанга әйләнеп беткән ир белән хатын. Бик яратты алар бер-берсен, “гомерлек ярлар” дип нәкъ шундыйлар турында әйтәләр дә инде. Тик күңелләре китек иде: балалары булмады... Барып күренгән табиблар да берни аңлата алмады. Анык кына сәбәбе дә юк иде бугай. Ул мәлләрдә ЭКО да ясамыйлар иде бит әле.
Ә хатын-кыз гомеренең шундый мәле була: тупылдатып кечкенә бала сөясе килә. Башкача түземлеге калмаган Рәмилә уйлады-уйлады да, Уфа балалар йорты белән элемтәгә керергә карар итте. Ире дә каршы килмәде. Рәмиләнең кыз бала аласы килде. Төннәр буе озын чәчле кызның чәчен бантиклап үрү турында хыялланып чыга иде. Бу турыда телефоннан сөйләшкәндә балалар йорты директорына да белдереп куйды. Ләкин анысы үч иткәндәй: