Ришатның әнисен эзләү: гаилә серләре һәм яңа очрашу
- Ичмаса Ришатның энесенең исем-фамилиясен я телефонын булса да табып кайтыгыз, - дип әйтеп җибәрде. Таптылар алай...
Моннан соң аның фотоларын социаль челтәрләрдән табуы кыенлык тудырмады. Абыйлы-энеле туганнар бер-берләренә фотосурәтләрен җибәрештеләр. Ә Ленаның иренең рак авыруыннан вафат булуы ачыкланды.
5
Ришат 9класстан соң көллият тәмамлады. Аның исеменә ритуал хезмәт белән шөгыльләнә торган бизнес ачып, гаилә белән бергәләшеп шул эшкә чумдылар.
Рәмилә ара-тирә Ленага шалтыратып, аның намусын уятырга тырышып торды. Ләкин кая ул? Хәтта шул вакытка киләбез, дип әйткәндә дә, чакырмады. Телефоны да бар иде югыйсә. Рәмзил исемле теге улына да Ришат белән очрашырга, һичъюгы телефоннан сөйләшергә юл куймады. Бу хакта Рәмилә улына сөйләп барды. Хәер, бу алар өендә тыелган тема түгел иде. Ә хатын улының эчтән сызганын, барыбер күрәсе-очратасы килгәнен сизеп-белеп торды. Авылларын да беләләр ич! Бар да кер инде! Лена урынында берәү булса, үз әнисен, улын чакырып, табын җыеп, гаиләләре белән Рәмиләне, Рәүфне, Ришатны дәшеп, кунак итәр, рәхмәтен җиткерер иде. Юк шул...
Көтә-көтә зарыгып беткән, инде егет булып үсеп җиткән Ришат, әнисен утыртып, үзен тудырган әнисенең авылына юл алды...
Тагын карлы-буранлы ата кыш! Бар дөнья әкияти тынлыкка чумган мәл. Агачлар ак бүрекләрен күтәрә алмый бөгелеп төшкәннәр. Аларга да авырмы икәнни бу суык кышларда? Кышын күпләргә авыр. Шуңа да бит адәм баласы: “Их, бу кышларны чыксам”, - ди. Чыккач, “Кышны чыгалдым, Аллага шөкер”, - дип куя.Ташландык булып беткән авыл... Шәһәрләргә ерак җирләрне калдырып китә шул халык. Уңайлык эзли замана баласы. Кешедән сорап, алар Ленаның өенә табан якынлаштылар. Ришат машинаны әкренәйтеп, йорт тәрәзәләреннән озак итеп карап торды. Матур, каралган йорт-кура. Карны да ныклап, сукмагын киң итеп ясап чистартканнар хәтта! Кунак көткәндәге сыман... Ләкин монда аны әнисе өзелеп, бәлеш пешереп көтеп тормый. Ул аңа, 20 еллап элекке кебек үк, һаман да кирәкми. Ришат, машинасын авыл читенә илтеп куйды да, чыгып, үксеп-үксеп елады. Аннан машинасын кабызды, әнкәсен иңнәреннән кочаклап алды һәм: “Тынычландым, әни, китик моннан”, - диде.
...Ришат нишләптер бер вакытта да: “Ә әтием кем булды микән?” – дигән сорауны бирмәде. Моны Рәмилә белән Рәүф тә моңа хәтле белмәде. Ләкин әнисе туган районнарыннан булгач, әтисен табу әлләни авырлык тудырмады. Рәмилә тапты аны. Полиция хезмәткәре икән. Шунда ук Рәмиләнең икетуган энесе дә эшли. Аның аша барын да ачыклады.
-Беләм мин аны. Тик бу турда беркемгә сөйләмисең, апа. Ул кеше яшь чагында ике кыз белән берьюлы йөргән. Икесе дә аңардан авырга калган. Берсенә өйләнгән, икенчесен ташлаган. Ташлаганы нәкъ синең Ришатны тапкан хатын. Анысы Уфада бала табу йортында бәбәйләгән һәм теге егеткә үч итеп баласын калдырган. Ә ул кешене ул эзләп тә йөрмәгән, әйтмәгән дә, ир бу турда бөтенләй белмәгән. Авырлы икәненнән хәбәрдәр якыннарына баласын “үлде” дигән.
Рәмиләнең ул ирне күреп, сөйләшәсе бик килсә дә, түзде. Энесенә сүз биргәч соң – ничек үтәмисең? Ләкин бераз вакыттан энесе йөрәк чиреннән үлеп китте, ә теге кеше күмгәндә, җитәкче буларак, сүз алды. Ә Рәмилә энесен күмгәннән соң ул кеше белән сөйләшә алмады. Көне ул түгел иде. Ләкин ирнең телефонын тапмый калмады. Шылтыратыр алдыннан коелып төште, туктаусыз тынычлану өчен дарулар эчте. Ни гаҗәп: барын да тыныч кабул итте теге кеше.
-Нинди бала булып үсте соң? Тәрбияләве кыен булмадымы? Укыдымы? Кем булып эшли? Ярдәм кирәкмиме? – дигән сорауларны бер-бер артлы яудырды үзе.
-Юк, юк, мин ярдәм сорар өчен сөйләмәдем. Улыгыз барын белдерәсем генә килде. Без җитеш тормышта яшибез, Аллага шөкер, - диде Рәмилә.
-Сез минем 50 яшемә бүләк ясадыгыз, - диде ир.