Зөбәйдәнең яңа тормышы: кызы Зөлфия белән аерылышу
Кияүдәге яңа тормыш Зөбәйдәне тиз бөтереп алды. Яңа җиткергән йорт, зур каралты-кура, бакча, абзар тулы мал-туар һәм кош-корт. Кайнана һәм кайната тиешле кешеләр күрше йортта гына көн итәләр, тормышлары чынлап та җитеш иде. Көн артыннан көн үтте, Зөләйха берничә тапкыр баласын алып килү турында сүз башлап карады. Тик ире аны я ишетми, я җавапсыз кала.
– Матурым, безнең бит үзебезнең балаларыбыз булачак, минем үз балаларымны карыйсым килә, – дигән җавап ишетә иде Зөбәйдә.
– Соң Зөлфия дә бит минем балам! Әйдә кайтып алыйк инде, – диде Зөбәйдә.
Ире әле вакыты юклыгын, чәчүләрне тәмамлыйсы, аннары печәнгә төшәсе, бакчаларны утыйсы барлыгын тезеп китте. Имеш, бераз эш беткәч, кайтып алачаклар, анда инде бала да үскәнрәк булачак икән. Зөбәйдә күнсә дә күнде, күнмәсә дә күнде кебек. Аннары Зөбәйдә үзенең авырга калуын белде. Иренә бу хакта әйткәч, ире сөенеченнән аны кулларында күтәреп әйләндерде. Зөбәйдә үзен бу мизгелдә чын бәхетле итеп тойды, тик еракта калган кечкенә кызы өчен йөрәге сызды. Аннары үзен, ярый, чит кешеләр янында калмады ич, әби-бабасы, апалары белән калды, дип юатырга тырышты. Зөбәйдәнең бәби табар көннәре якынлашты. Ул ир бала тапты. Кечкенә бала белән юанып, еракта калган бала кайгысы бераз онытылып та торган кебек булды. Тик улын имезергә алган саен, кызы күз алдына килде. Зөбәйдәнең тормышы җитеш, ире аны ярата, кайгыртучан булды.
Тик нигәдер Зөлфия генә бу яңа тормышка сыймады. Җиргә тагын язлар килде, Зөбәйдә кызын бик сагынды. Менә алар Зөбәйдә белән туган йортка җыеналар, көне буе юлда булсалар, кичкә ул Зөлфиясен кулына алып сөячәк, шашып-шашып кечкенә битләреннән үбәчәк. Зөбәйдә кызына да, туганнарына да мулдан күчтәнәчләр әзерләде.
Кайтып, әти-әниләр белән күрешү мизгелләре, очрашу, кочаклашулар арасында Зөбәйдә кызын эзләде. Тик каршына кечкенә кызчык йөгереп чыкмады.
– Ни, кызым, Зөлфияне Әминә апаң кунакка алып киткән иде бит әле. Синең... сезнең килгәнне белсәк, алып кайткан булыр идек, – диде әтисе. – Ярар, менә кияү белән иркенләп кунак булырсыз, кечкенә оныгымны да алып кайткансыз икән.
Әтисе беренче тапкыр Зөбәйдәнең баласын онык дип атады, югыйсә, Зөлфия дә аның оныгы бит, тик ул аны бер тапкыр да бабасы кулына алып сөйгәнен хәтерләми.
Зөбәйдәнең Зөлфияне бик күрәсе килгән иде. Тик икенче районда яшәгән Әминә апаларга юл ерак иде.
Әтисенең сеңлесе Әминә ире белән генә яшәүче парлар иде. Аларның балалары булмаган, шуңа күрә кечкенә Зөлфияне вакытлыча кунакка түгел, ә бөтенләй кызлыкка алып киткәннәрен Зөбәйдәгә әйтеп торуны кирәк табучы булмады. Зөбәйдәне кияүгә биреп җибәргәч, кечкенә Зөлфияне карарга кеше кирәк иде. Очраклы гына кунакка килгән Әминәгә ятим калган Зөлфияне алып китү авыр булмады. Колхоз председателенә хәлне аңлаттылар да, ул, сәркатибен чакырып, документларны әзерләргә боерды. Берничә сәгать эчендә Зөлфия Әминә апаларыныкы булды да куйды.
Зөбәйдә чираттагы кайтуында да Зөлфияне күрә алмагач, гаҗиз булды. Сораулы карашы әнисенә, аннары әтисенә төште. Хәлне аңлатып сөйләгәч, Зөбәйдә тораташ булып катты да калды.
– Нәрсә елап торасың? Тормышың җитү, ирең бар, оныгыбыз үсә! Зөлфиянең дә бөтен әйбере дә бар, аның өчен кайгырасы юк! Баланы кире алу турында уйлама да, чөнки сине килеп алганда ук, кияү чит кеше баласын тәрбия итмәячәген әйткән иде, – диде әтисе. – Әминә апаңны да яхшы беләсең бит. Зөлфиягә анда яхшырак. Аның бөтен әйбере бар, балаңның өсте бөтен, тамагы тук. Үскәч, үзе хәл итәр, сиңа барып торасы килсә, барыр, бармаса – юк. Кыз бала ул кунак кына, кияүгә чыга да китә. Анда барып, Әминә апаңны да, кызыңның да йөрәген яралап йөрисе юк.
Зөбәйдә баласын яклап та, үзен яклап та әтисенә сүз әйтә алмады. Бәлки чынлап та шулай яхшырактыр. Тик баласыннан аерылган ана күңеле генә, кан саркып, эчтән елады.