Рәмзиянең бөтен уңышсызлыклары һәм мәшәкатьләре Халидәгә дә тәэсир итте.
Рәмзия дә мәхәббәт фронтында апасыннан калышмады. Үзеннән ике яшькә кечерәк егет белән танышты, Рәмзил бер җирдә укымый, эшләми торган җилкуар, үзе футбол җанатары. Аның яраткан командасы өчен җан атарга төрле шәһәрләргә йөри башладылар. Бу мавыгу зур гына акча чыгымнары таләп итә башлады. Әлбәттә инде бу чыгымнар өчен Ринат акча бирә иде.
Халидә әтисе белән бик сирәк күрешә башлады, бары тик әнисенең хәлен белешергә кергәндә генә очрашалар иде. Һәм очрашкан саен кызына: «Менә, Рәмзия, молодец, өйдә ятмый, сәяхәт итә, илебезне күрә, төрле шәһәрләрдә йөри. Без генә бер урында ятабыз, ыштан туздырып. Эх, күңелсез!», дип әйтә.
Мондый вакытларда Фәимә эндәшми һәм карашын гел читкә бора иде. Ул кече кызына инде акыл керергә вакыт дип улый иде, әмма әтисе болай иркәләп, азындырып торганда берни дә үзгәрә алмый.
****
Озакламый Халидә балага узды һәм алар яраткан кешесе белән никахларын рәсми теркәделәр. Гаиләдә малай туды, аңа Рәсүл дип исем куштылар.
Ринат гомер буе малай турында хыялланды, һәм менә онык туды – картайган көндә чын бүләк бит бу! Дөрес, яратмаган кызыннан. Ләкин шулай да... Әле генә бабай булган Ринатның Халидәгә карата мөнәсәбәте шундук үзгәрде, ешрак шалтырата, кунакка чакыра башлады, үзе дә еш килгәли, оныгын карарга ярдәм итә башлады.
Әмма Халидә әтисенә шулкадәр үпкәләгән, рәнҗегән иде, әтисенең үз бәхетенә сөенүен дә теләмәде. Ринат күпме генә өметләнсә дә, Халидә әти-әнисе янына сирәк килә башлады, үзе дә кунакка чакырмады. Хәтта телефоннан да әтисе белән сөйләшүне туктатты. Фәимә барысын да аңлый иде, әлбәттә. Иреннән качып кына оныгын карарга йөрде.
Рәмзия исә, үзенең җанатарлары белән Казаннан Мәскәү өлкәсенә үк күченеп китте. Әнисе белән генә түгел, ә яраткан әтисе белән дә арасын өзде.
...Берсендә Халидәгә әнисе шалтыратты. Елый-елый. Өй җыештырганда, Ринатның мендәр астында нәни Рәсүлнең кулъяулыкка төрелгән фотосын табуын әйтте. Шул ук көнне ул Ринаттан туган көненә нинди бүләк теләвен сорады. Күпмедер тынып торганнан соң ире: «Оныгым белән аралашасы, аның ничек үскәнен күрәсе килә. Бу минем өчен иң зур бүләк булыр иде!» — дип белдерә.
Фәимә кызыннан әтисен гафу итүне, бабасына оныгы белән күрешергә рөхсәт итүен үтенде. Халидә улын бабасы белән аралаштырмауның дөрес түгеллеген акылы белән аңлый. Әмма олы кызын бар дип тә белмәгән әтисенә мондый бүләкне ничек ясарга? Бу бит үз йөрәгеңә каршы бару була! Онытырга һәм гафу итәргәме? Үпкә-рәнҗешләрне гафу итеп тә буладыр, әмма алар онытыламы соң? Юктыр… Алар артык күп шул, шушы яшәгән гомерендә Халидәнең күңелендә нахак сүзләр, юкка рәнҗетүләр бик күп җыелды шул…
"Интертат" сайтыннан