Зөбәйдәнең гафу үтенече: кыз Зөлфияне озату
Шулай озатканнан соң, Зөлфия юл буе сулкылдап, елап кайта, ә Зөбәйдә карчык, үз өенә кереп, күз яшьләренә ирек бирә.
Үз баласына ана җылысы биреп үстерә алмаганы өчен, соңгы елларда бигрәк тә үзен өзгәли башлады ул. Ярый әле Зөлфиясе үчле, ачулы бала булып үсмәгән. Кызы килеп хәлен белеп киткән саен Зөбәйдә, хәтер җайдагына утырып, яшьлегенә кайта.
Зөбәйдә белән Әхсән бик яратышып өйләнеште. Тик гаилә бәхетләре генә озакка бармады. Төп йортта бергә яшәгән яшьләр аерым яшәргә йорт салырга хыялланып йөргән көннәрдә Әхсән агач астында калды. Малайларының үлемен кайнанасы никтер Зөбәйдәдән күрде, имеш, алар бергә генә төп йортта яшәгән булсалар, Әхсән исән булыр иде. Төп йорт дигәне дә алты почмаклы йорт иде, анда кайнана-кайната, Әхсәннән кала, кияүгә чыкмаган ике сеңлесе һәм ике кечкенәрәк энесе бар иде. Шуңа күрә дә яшьләрнең аерым үз почмакларын булдырасы килгән иде, тик язмыш үзенчә хәл итте дә куйды. Әхсәнне кырыгын үткәргәннән соң, бу йортта яшәүнең мәгънәсе калмады, Зөбәйдә әти-әнисе йортына кайтып китте. Корсагы беленә башлаган килен артыннан шапылдап коридор ишеге генә ябылып калды. Бер булып китеп, икегә әйләнергә торган Зөбәйдәне туган йортында да кочак җәеп каршы алмадылар, шулай да башка барыр җире юклыгын аңлаган әтисе каршы килә алмады.
Зөбәйдә үзен-үзе белә башлаганнан бирле гаиләдә әтисеннән куркып үсте. Әтиләре зур гәүдәле, аз сүзле, усал карашлы, кырыс һәм коры кеше иде. Гаиләдә аның сүзе генә закон кебек булды. Әниләре киресенчә, кечкенә генә гәүдәле, аз сүзле, сабыр һәм үтә дә боек карашлы иде. Зөбәйдә әтисенә каршы әнисенең бер сүз әйткәнен дә хәтерләми, никтер ул, карусыз булып, ире әйткәнне тиз генә эшләп куяр гадәтле иде.
Тормыш үз агымы белән акты. Зөбәйдә дә үз язмышы белән килешкәндәй булды. Авыр вакытларда әнисе һәрвакыт терәк, сеңелләре ярдәмче булды. Зөбәйдәнең кызы туды, аңа Зөлфия дип исем куштылар. Сабый, өйдәгеләрне аңлагандай, бик тыныч булды, бераз гына шыңшый башласа да, гаилә башлыгы тамак кыргалап йөреп, ризасызлык күрсәтә, ахырдан өйдән үк чыгып китә иде. Зөбәйдәнең баласын да ул онык диеп, бер тапкыр да кулына алып сөймәде. Шулай берничә ай вакыт үтте.
– Зөбәйдәне кияүгә алырга киләләр, – дип кичке аш вакытында гаиләдәгеләрне шаккаттырды әтисе. – Киләсе җомгага итәк-җиңнәрне җыйгалап торыйк, болай бер йортта мыжгып ятып булмас.
Әнисе аптырап калды, кечкенә кызының биләүләрне алыштырып йөргән Зөбәйдә куркудан куырылып куйды.
– Кем килә, Зөбәйдә беләме соң ул кешене? – диде әнисе.
– Белми. Танышырлар. Бер тапкыр да өйләнмәгән буйдак егет. Минем служакның улы. Тормышлары җитеш, – диде әтисе, җаваплап. – Баланы беренче вакытка алып калырбыз. Үзләре яшәп китсеннәр. Егет кеше чит кеше баласын яратмас. Аннан күз күрер...
Аннан күз күрер дигән сүзнең арты кыска булды. Әтисе Зөбәйдәнең курку баскан күзләрен күрмәде, баласыннан аерылуның газаплы булуына игътибар да итмәде, әйтерсең лә үз балаларының язмышын хәл итү түгел, ә кибеттә ни беләндер сату итә... җомга көнне җыенырга кушты да, шуның белән сүзне озайтып тормады.
– Әти! Мин бит ул кешене күргәнем дә юк! Ә балам, – дигән сүзләре һавада эленеп калды.
Зөбәйдә аңлый иде инде, туган йортта аңа урын юк, ул биредә артык кашыкка әверелде. Тик ул бит үз язмышын үзе сайламады, Әхсәне исән булса, башы да кадерле булыр иде, баласы да ятим булмас иде. Башка чара юк, кечкенә бала белән кемгә барып сыенсын да, кемнән ярдәм көтсен ул. Язмышы белән килеште.
Зөбәйдәгә ир буласы кеше төскә-биткә чибәр генә булып чыкты, Зөләйха аның йөзендә хәтта Әхсәннең чалымнарын да күргән кебек булды. Алар яшәгән авыл Башкортстанның иң читендә урнашкан бер районда булып чыкты. Зөбәйдәне никахлап озаттылар, кечкенә Зөлфия әти-әнисе йортында калды. Бала белән аерылуның авыр һәм хәсрәтле мизгелләрен Зөбәйдә йөрәге аша үткәрде, елаудан аңы томаланыр дәрәҗәгә