Ришатны сайлау: Рәмиләнең балалар йортына беренче баруы
- Ярый соң, мин аны терелтү өчен барын да эшләрмен, бирегез генә, - дип тукыды Рәмилә.
- Ныклап торып уйлагыз, җилкәгезгә авыр йөк аласыз алай. Ә менә Ришат исемле бик матур, теремек, мөселман гаиләсендә туган 3 яшьлек ир бала бар, - дип серле генә әйтеп куйды директор ханым.
Барып күрергә уйладылар. Балалар йортының ишек алдына килеп кергәч тә, йөрәге кысып куйды Рәмиләнең. 3 катлы кирпечтән салынган бина, тәрәзә-ишекләре өр-яңа. Бер төркем бала, тәрбиячеләренә ияреп тышка чыккан, нәни куллары белән кысып-кысып, урам якка караган тимер рәшәткәләргә ябышканнар. Алар өчен эчке яктагы дөнья гына таныш, анда гына үзләренә әни кебек якын тәрбиячеләре бар. Аларны анда ашаталар, йоклаталар, ара-тирә мультфильм күрсәтәләр. Төркемдәге сабыйларга 3 яшь тирәсе. Бу йортта болай да туганнан алып, 3 яшькә кадәрле балалар гына. Ә тимер рәшәткәнең тышкы ягына ятимнәрне алып чыкмыйлар, андагы тормыш аларга бөтенләй ят.
Алдан сөйләшенгән сабыйны 3нче каттан беренчегә шакмаклы одеялга төреп төшерделәр дә, бастырып куйдылар. Одеялга да, малайның кызыл штанына да кара мөһер сугылган, ул әллә каян “Мин Хөкүмәт баласы!” дип кычкырып тора төсле. Рәмилә баланы шул чаклы кызганды, янына чакырып та карады. Ләкин сабый чытырдатып тәрбияче итәгенә ябышкан, ят кешеләрне оялып-куркып кына күзәтте. Рәмиләгә ул олы корсаклы, зур башлы, аяклары һәм куллары неп-нечкә, бите ап-ак һәм үтә күренмәле сыман тоелды. Шулай булгандыр да, бала Рәмилә танышларында, урамда күргән балаларга бер дә охшамаган, ул базда шыткан бәрәңгене хәтерләтә иде.
- Әлегә без анык кына шушы баланы алабыз дип әйтә алмыйбыз, уйларбыз, аннан хәбәр итәрбез, - диде ул директорга.
Рәмилә иң якын кешеләре булган ире һәм сеңлесе белән киңәшләште. Алары моны хуплады. Андый вакытта адәм баласы башта Ходайдан ялвара. Рәмилә дә шулай итте. Хәтта шул кичне ул бик тә матур төш күрде.
... Имеш, Уфа урамы буйлап бер кечкенә малай каршына килә. Тунының изүләре ачык, ә үзе анадан тума шәрә. Аягына зәңгәр матур итекләр кигән. Үзе шундый шат, Рәмиләгә кардан әвәләгән шарлар ыргыта,үзе көлә, сөенә. Моны хатын Ходайның рәхмәте-ризалыгына юрады һәм бер икеләнүсез шушы малайны алырга ризалык бирде. Документлар тутыруны тиз тоттылар. Ничектер җайлы гына килеп чыкты бар да.
3
Икенчесендә алып кайтырга дип үк киттеләр. Өйдә авылларында торган сеңлесе Рәилә гаиләсе белән калды. Ике улы, Ирек белән Әмир, дә:
- Апа, Рәүф җизни, тиз кайтыгыз, Ришатны без көтеп торырбыз, яме, - диешеп калдылар, борыннарын тартып. Кечкенә энеле зур абыйлар буласы килә иде аларның!
...Акрын гына кар явып торды ул көнне. Рәмилә бер сүзсез машина тәрәзәсеннән кар бөртекләренең бөтерелеп-бөтерелеп очуын һәм яңадан җиргә төшүен, аннан инде кар көртләренең сизелеп биегәюен күзәтеп, уйланып барды. Хисләре дә өермәдәй күңелен айкады. Күп җирләрдә җил, әллә шаярып китеп, әллә ачуланып, кар өемнәрен пыр туздыра. Көне шыксыз, салкын. Машина да тиз генә баралмый, туктардай да була, салулап та ала. Яшь хатынның йөрәге чыгардай булып тибә, әллә куркыта, әллә дулкынландыра шунда. Боларны ул иренә сиздермәскә тырыша, чөнки кышкы көндә руль артында утырган кешене борчырга ярамый. Хәер, анысын да тыныч диялмисең, гаиләгә бала алу уен эш түгел бит. Бала песи баласымыни, аны кире илтеп биреп булмаячак...
...Барып җиттеләр ниһаять. Ришатны теге кызыл шакмаклы одеялга төреп, аскы катка күтәреп төшерде тәрбияче кыз. Янында - директор. Одеялны сүтеп алдылар, алар алып килгән матур киемнәрне сабыйга кидерделәр. Әллә кире уйламасыннар диделәр, кабаланды алары да. Хәер, Рәмилә белән Рәүф үзләре дә бу җан өшеткеч җирдән тизрәк китәргә ашыктылар. Тик сабый гына аларга иярергә әзер түгел иде, ахры. Тәрбияче күтәреп тора иде, аның иңнәренә чытырдатып ябышып, яшьләрен түкте. Шул мизгелдә бигрәк көчсез, дөньядагы бердән-бер яклаучысыннан аерылмаска тырышкан сыман иде ул. Елата-елата, машинага утыртып озаттылар. Тик ни