Гомергә онытылмас хисләр
(хикәя)
Кыш соңга калды быел. Иртән иртүк агачларга бәс кунганлыктан, алар ап-ак, ә җир йөзе әле кап-кара. Җирдә көз, агачларда инде кыш була түгелме?
Анабыз-җирне кызганып куям: бу суыкта ялангач көйгә ничек түзмәк кирәк?Ак тун аны җылытып кына калмас, үзенә бу төс бигрәкләр дә килешер иде!
Рәмзилә һава сулыйм дип урамга чыккан булса да, озак йөри алмады, тәне куырылып, йөргән җиреннән ерак тормаган Зөхрә дустына ашыкты. Кич утырырлар, серләшерләр ичмаса. Инде бер серләре калмады дигәндә дә, онытылып калганы була. Бер авылдан түгел алар, күптәннән таныш булсалар да, тормыш юлларының нечкәлекләрен белеп бетермиләр.
- Ахирәт, беләсеңме, Айрат шалтыратты бит бүген, - диде Зөхрә, гадәттәгечә шаян елмаеп.
- Кем ул Айрат? – дип сорады Рәмзилә, гаҗәпләнеп. - Бу исемне бер генә дә ишеткәнем юк, ләбаса. Шаяртасыңдыр әле тагын.
- Әйдә, әйдә, уз, өшегәнсең, чәй өстәле янына үтик. Син киләсен сизгән кебек өчпочмаклар пешергән идем.
Рәхәтләнеп, янып-пешеп, чәй эчтеләр. Зөхрә бер мәлгә сөйлисе килгән хәбәрен дә онытып җибәрде. Чәй эчәргә ярата шул безнең халык, бар дөньясын оныта инде менә! Аннан алар зал ягына үттеләр. Фатиры бигрәк зәвык белән җыештырылган инде Зөхрәнең. Тәрәз пәрдәләре белән стенадагы обойлар шулкадәр бер-беренә туры килә, купшы киенгән Адәм баласымени. Аның сыман булдыра алмый Рәмзилә, бик тырышса да. Бар да авылчарак гади аныкы.
- Ничек белмисең, дус булып? Айрат бит минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем, - диде Зөхрә, әңгәмәне куертып.
- Бәй, күптән түгел Ринатны гомерлек мәхәббәтем дигән идең ич. Гүзәл белән Алсуыңның аталарын. Урыны оҗмахта булсын, әйбәт кеше иде, бахырың.
- Тыңла алайса, диде Зөхрә, серле елмаеп. – Монысын мин синнән яшергән идем. Бүген үзе хәбәр бирмәсә, белмәс тә идең әле.
...Институтта укыганда Уфадан ерак түгел пионер лагерында җәен практика узам. Дискотека вактытында яныма бер егет килеп басты. “Исәнме, Зөхрә!” ди. Танымыйм бит үзен, кем дияргә дә белмим. Сөйләп бирде: күрше авылныкы икән. Бер мәктәптә укыганбыз, ул миннән 1-2 класска - югарырак. “Гел сине күзәтә, матурлыгыңа соклана идем, тик сүз кушарга кыюлыгым гына җитмәде,” - ди. Келт итеп исемә килеп төште: мин дә бит гел искә ала идем ул малайны. Сеңлесенең портфелен күтәреп йөрер иде. “Бу, зур үскәч, бик тәртипле, итагатьле кеше булыр” дип уйлый идем. Ләкин бу оялчан егетнең миңа борылып та караганы булмагач, аңа карата игътибарым шул көйгә калгандыр.
Уйланып тора идем, якташым биюгә чакырды. Шунда арабызда ниндидер очкын кабынганын сиздем. Авылга бер көнне кайтырга сүз куештык. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында мин алданрак киттем. Ә ул көннең буе безнең автобусларны вокзалдан озаткан. Ә мин ул чакта өемдә утыра идем инде. Ләкин шул ук җәйне ул мине эзләп, авылыма килде. Дема тимер юлы депосында эшли булып чыкты. Ә ялларда яныма килеп йөрде. Җәяүләп. Арабыз - ун чакрым. Кичтән килә, иртән кайтып китә. Төн буе урам әйләнәбез, ачыга башласак, әнинең су эченә бидоны белән куйган сөтен чөмерәбез. Төнлә кайтып китми, юл урман аша булмаса да, курыккандыр инде, мөгаен...Аны мин соңыннан гына аңладым. Егет белән кыз булсак та, яшь идек бит әле, 20дә тулмаган! Икенче җәйдә велосипедта килә башлады, аннан – матаенда. Мин инде укып бетеп, районыбызның бер авылына математика укытырга тәгаенләндем. Ул абыйлары янына - Себер ягына китте. Юлларыбыз аерылды.
- Ии, аерылгач, мәхәббәт кая булды? – дип сорады Рәмзилә, гаҗәпләнеп.
- Бүлдермә, зинһар, түземсез дә инде үзең. Була икән шул... Ике елдан соң җәйге каникул вакытында очраштык без аның белән. Кич чыксам, йөри бу, йөрәк маем, маргариным... Мине күргәч, урлашкан җирендә тотылган мәче баласымени югалып калды. Бала чагындагы оялчанлык һаман да бетмәгән үзенең. “Син шундый чибәрләнгәнсең!” дигән була. “Ә син кайда югалдың соң?” - димен мин дә.