Ришатның яңа йорттагы беренче төне
-Язмышы белән күнде, ахры, - дип куйды ире дә.
Авылга кайтып керсәләр, сеңлесенең уллары чана шуып туңып беткәннәр. Күрше-күлән дә кергән, сеңлесе белән кияүләре табын әзерләп көтеп торган.
Өстәл артына утыртып куйгач, Ришат тагын да бәләкәйләнеп, бөтенләй үк югалып калгандай булды. Үзенә төбәлгән ят күз карашларыннан качарга, үзен шулай якларга теләгәндәй, нәни куллары белән битен каплаган килеш озаклап утырды ул.
-Апаем, әйдә уйныйбыз, без сиңа иң матур машинабызны бирәбез, - дип чакырып та карады малайлар.
Утырган җиреннән кымшанмады да бәләкәч. Алдына куелган тәмлекәчләргә дә кагылмады. Әлегә ул бу йортта үзе таянырдай, артына йомылып качардай берәүне дә тапмады... Кунаклар таралып беткәч, Рәмилә баланы алдан матурлап җыештырып куйган аерым бүлмәгә алып керде. Үзе кебек нәни генә караватка сеңеп үк бетте балакай. Бу мәлдә дөньяда үзен бәхетнең иң соңгы катында итеп тойган әнисе аны кочагына алды, һәм икесе дә тирән, татлы йокыга чумдылар. Бик тә арыганнар иде шул!
Ә иртән Рәмилә аш бүлмәсендә коймак пешереп азаплана иде, бала сак кына атлап аның янына чыкты. Әле адымнары да бик ышанычлы түгел иде әле аның. Аннан төн чыкканчы бик тә якын булып киткән бу зифа буйлы, чибәр апаның чабуына ябышты. Ә анысы, баланы күтәргән килеш, бар бүлмәләрне дә күрсәтеп, таныштырып чыкты. Бу йорт аңа чиксез зур, уңайлы булып тоелды, ахры, чөнки ул барына да тиз өйрәнде. Тиз арада өлкәннәргә дә, үз ишеләренә дә ияләшеп бетте. Күрше малайлары белән дә, туганнары белән дә тиз дуслашты. Яңа әти-әни бәхетенә, табигате-холкы белән кыргыйлардан түгел булып чыкты.
4
...Кичке сөйләшүдән соң бала беразга онытылып торды. Артык сораулар биреп, әнкәсен бимазаламады. Шулай тыныч кына тагын 2-3 ел үтеп китте әле. Күрше әбигә шәһәрдән кайтып йөргән Аяз исемле малай белән алар дуслашып беттеләр. Аның да әтисе юк икән. Үз әти-әнисе белән яшәмәгәнне сөйләгән Ришат. Серләшкәннәр ике җан дус! Бу турыда Аяз әбисенә, ә анысы Рәмиләнең әнисенә сөйләгән. Бу хәлдән соң Рәмилә улын каршына утыртып куеп:
-Улым сөйләшик әйдә. Сүз куешыйк. Мин сиңа әниең турында барын да белергә сүз бирәм. Ә син кешегә сөйләп йөрмә, - диде каты итеп.
-Ярый, әни, -диде Ришат.
Моны ул тыныч кына кабул итте. Елап утырырга кечкенә түгел инде, бик җитди, чын ир-егет булачагы аңлашылып тора. Ләкин бигрәк һәр сүзне бәләкәй йөрәге аша уздыра торган, нечкә күңелле булып үсеп килә дә инде! Рәмилә үзе шундый шул. Тәрбия җимеше дә бу очракта охшаш була торгандыр.
Рәмилә белән Рәүфкә баланы әнкәсе бала тудыру йортында калдырып китүе турында, билгеле, әйткәннәр иде. Үз районнарыннан икәнен белеп, шунда торган апасы аша үзләре турында теге хатынга белдерде Рәмилә. Ул Лена исемле иде. Апасы белән бер авылда тора. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Апасы аңа баланы күрсәтергә әзер булу хакында, телефонны да бирә алуны белдергәч:
-Минем бу турда ишетәсем дә килми, кирәкми ул миңа, күрәлмыйм мин аны, - дигән Лена. Әйтеп кенә калмаган, үзен-үзе белми кычкырып җибәргән!
Апасы, гомумән төптән уйлый торган кеше, сеңлесенә:
-Башкача мондый сүз кузгатмагыз. Ул хатын димләү буенча гына безнең авылга кияүгә чыкты. Бер балалары бар. Ишетелсә, гаиләне бозарбыз, - дип бүтән сүз кузгатмаслык итеп сеңлесенең колагына беркетеп куйды.
Ә Рәмилә исә тагын улына барсын да түкми-чәчми сөйләргә кирәклеген уйлады. Без капчыкта барыбер ятмаганлыгы мәгълүм ләбаса!
- Әни, башка без бу турыда сөйләшмик! Дөньяда нинди кайгы-хәсрәтләр бар, шулар аңа өелеп килсен, - диде сабый ачуланып. 10 яшьлек бала башына ничек килгәндер мондый уй?
- Улым, мондый каргышларны беркемгә дә яудырырга ярамый, мин болай начар уйлы итеп тәрбияләдеммени сине? – дип ачулангандай итте әнкәсе.
... Чынлап та тагын бераз вакытка тынычландылар. Бер тапкыр гына:”Менә бит нинди сау-сәламәт булып үсеп киләм. Ник ташлады микән ул мине?” – дип куйды Ришат, Рәмиләнең йөрәген урталай ярып.