Җиңелмичә, бирешмичә генә Үз юлыңнан атла, адашма Син уйлаганча гына да булмас Әзер әйбер көтмә, алдашма.
Үз юлыңнан атла, адашма
Син уйлаганча гына да булмас
Әзер әйбер көтмә, алдашма.
Яшәп кал, яшьнәп кал, янып кал
Синең тормыш бит үз кулыңда.
Җиңел булмас бер дә, әзер бул
Абынулар булыр юлыңда.
Нигезеңне сакла, юлыңны тап
Туган тумачаңны онытма
Кеше сүзе өзә араларны
Дусларыңны берүк югалтма.
Мәкальләрдә халык әйткән кебек
Эшләмәгән кеше ашамый.
Ялкауланып, тик ятканнар гына
Ялгыш адымнарны ясамый.
Рустем Галимзянов