Халидә һәм Рәмзия бертуганнар.
…Ринат һәм Фәимә биш ел очрашып йөргәч өйләнеште. Туйдан соң озак та үтмәде, Фәимә балага узды. Ире беренче баланы малай булыр дип ашкынып көтте, әмма дөньяга кыз бала туды. Аңа Халидә дип исем куштылар. Әти кешенең кыз бала туганга күңеле төште, әмма әле без яшьләр, тагын балабыз булыр дип үзен тынычландырды. Тагын 5 ел узгач, Фәимә икенче балага узды, аның малай көткәненә беркем дә шикләнмәде. Чөнки бөтен билгеләр буенча да малай булырга охшаган иде: токсикоз булмады диярлек, корсагы тигез, алга чыгып тора, ә артыннан биле сизелеп тора иде.
Әмма бу юлы да кыз туды. Аңа Рәмзия дип исем куштылар. 4500 килограммлы баһадир Рәмзия нәкъ әтисенең күчермәсе иде. Ринат малай булмаганга башта үпкәләп йөрсә дә, янында үзенең кечкенә «копиясе» үсеп килгәнен күреп бу хәл белән ризалашты һәм Рәмзияне бик яратты.
Кызлар шулай үсте дә: Халидәгә әтисеннән күбрәк әр-ачулану, шелтә, хәтта кайвакытта кул күтәрүләр дә була иде. Ә Рәмзиягә ярату, наз гына эләкте. Фәимә балаларны болай аеруның яхшы түгеллеген аңлый иде, шуңа күрә Халидәгә күбрәк игътибар бирергә, юк-бар өчен ачуланмаска тырышты. Ә Ринат исә, киресенчә, бөтен канәгатьсезлеген олы кызына белдерә һәм гаиләдәге бөтен борчу-мәшәкатьләрдә аны гаепли иде.
Халидә кечкенә чагында яхшы тәртибе, соңыннан мәктәптә яхшы билгеләре, төрле бәйгеләрдә катнашкан өчен бирелгән грамоталары белән әтисенең мәхәббәтен яуларга тырышты. Әмма яше бара-бара ул моның гына ярдәм итмәвен аңлады. Әтисе аны яратмый. Кыз шуны аңлады. Ул әкренләп әтисеннән читләшә башлады, ә соңыннан аны күрәлмавын аңлады.
Мәктәпне тәмамлагач, Халидә институтка керергә теләде, әмма бюджет бүлегенә керергә бер баллы җитмәде. Әнисе кызын тынычландырды, әтиең белән укуыңа түләрбез, диде.
Үзе җыйган акчадан Фәимә кызының укуы өчен беренче семестрга түләде. Ә икенче семестрга иреннән акча сорарга туры килде. Әмма Ринат акча бирүдән катгый баш тартты.
«Акылы булса, бюджетка керә алыр иде. Аңгыра бала өчен акча туздырырга җыенмыйм!» - дип кызын рәнҗетте.
Бу хәлдән соң Халидә төне буе елап чыкты һәм әтисен тагын да ныграк күралмый башлады.
Укуга акча түли алмагач, институттан документларын алырга һәм киләсе елга техникумга керергә мәҗбүр булды ул. Читтән торып уку бүлегенә бушка керде, үзенең акча эшлисе килде кызның. Әтисенә бәйле буласы килми иде. Әмма студентларны эшкә алабыз дип тормыйлар шул. Ике ел фаст-фуд кафеда эшләде.
Техникумны бетергәч, Халидә үз һөнәре буенча эшкә урнаша алды. Әмма югары белем турында да онытмады. Шуңа күрә, институтта абитуриентлар өчен курсларга да йөрергә өлгерде. Һәм бер елдан бюджет бүлегенә кереп, читтән торып укый башлады. Соңыннан башка фирмага эшкә урнашты, монда акчасы да бермә-бер күбрәк иде.
***
Ә Рәмзия мәктәпне тәмамлагач, булачак һөнәре турында ничектер уйламады. Аны әтисе тәэмин иткән ваемсыз, гамьсез тормыш бик канәгатьләндерә иде, шуңа күрә алга таба укырга бик атлыгып тормады. Әтисе югары белем кирәк дип кыстады, әмма Рәмзия моның барып чыкмаячагын белә иде. Аның аттестатындагы өчлеләр белән вузда уңышлы укуга өметләнеп тә булмый. Озын-озак сөйләшүләрдән соң гына, әтисе яраткан кызын һичьюгы урта-һөнәри белем алырга күндерә алды. Авыл хуҗалыгы техникумын, һәм үзләренчә иң яхшы һөнәрне – экологны сайладылар.
Рәмзиягә уку авырлык белән генә бирелде. Китап укырга, озын лекцияләр тыңларга күнеккән кыз түгел шул. Ринат кызының «койрыкларын» ябар өчен даими акча түләде, ә әнисе Фәимә маляр буларак, техникум бинасындагы ремонт эшләрен ихтыяри-мәҗбүри башкара иде. Кызларының белеме аларның тырышлыгына бәйле икәнен аңлыйлар иде.
Беренче елны Рәмзия ничек кирәк шулай укып чыга алды. Әмма икенче елның башында укуы бик аксый башлады. Ул лекцияләрне калдыра, практикаларга йөрми иде һәм беренче семестр ахырына әллә никадәр бурычы җыелды, имтиханнарга керү өчен баллары җитми иде.Бу юлы инде әти-әнисе ничек тырышса да, кызларын техникумнан куылудан саклап кала алмады.