Зөлфиянең әнисе белән очрашуы: сигез елдан соң
Зөбәйдә, йөгереп барып, кызын кочагына алды. Шашып-шашып битләреннән үпте.
– Әнием, бу апа мине нигә шулай ярата, – дип, Зөлфия Әминә апасы янынарак елышты, Әминә апасын “әни” диеп атады.
– Кызым, Зөлфиям минем! Мин бит синең..., – дигән җирдә Зөбәйдәне әтисе бүлдерде.
Зөбәйдә елаган тавышка ике улы да кушылып елый башлады. Алар чын-чынлап курыкканнар иде. Әлеге тамашаны күреп, Зөбәйдәне ире тынычландырмакчы булды.
– Елап хәл ителә торган эш түгел. Балаңны да, балаларыбызны да куркытып бетерәсең. Кызыңны бу юлы, теләсәң, алып китәрбез, – диде ул. Зөбәйдә тынычлангандай булды. Әйе, һичшиксез, алып китәчәк, бу юлы кызы белән күрешкәч, аерылмас ул, үзе белән алып китәр. Әнә бит, ире дә каршы түгел икән хәзер.
Тик Зөбәйдә уйлаганча, барысы да тиз һәм җайлы гына булмады. Зөлфия, үз әнисен күптән онытып, Әминә апасын әни диеп уйлый иде. Киресенчә, үз әнисе Зөбәйдәгә чит итеп карады, ияреп китү түгел, алдына утырып, бер тапкыр сөйдермәде дә. Юллар тагын аерылды, шулай еллар үтте.
Зөлфия Әминә апасының кызы булып калды. Инде зур үсеп, үз әнисе белән аерылу тарихын белсә дә, Зөлфия Әминәне әнисе итеп күрде. Тормышка чыгып, беренче баласын кулына алгач кына, Зөлфия ананың балага булган хисләрен аңлады. “Зөбәйдә апасының” соңгы очрашуда аерылышу тарихын үзенә сөйләгәнен тагын бер тапкыр күңеленнән үткәрде. Әминә әнисе кагып-сугып үстермәсә дә, Зөлфияне үз әнисе белән күрештерергә куркып яшәгәнен аңлады. Аларны язмыш кына түгел, иң якын кешеләре аерган. Зөлфия үскәндә кимсенеп үсмәде, шулай да үз-үзен аңлый башлаганнан бирле, күңеленең бер почмагы китек булды. Әминә апасын әни диеп атаса да, үз әнисе янына китәсе килгән көннәре булды. Ана җылысы башка төрле булганын аңлады. Үзе тормыш коргач, Зөлфия үз әнисенә дә, Әминә апасына да еш кунакка йөрде, икесенә дә игътибарын, күчтәнәчен кызганмады. Үз әнисе янына кайткан вакытларда алар елый-елый сәгатьләр буе сөйләшәләр иде.
Зөбәйдәнең әти- әнисе күптән вафат, ире дә берничә ел элек мәңгелеккә китте. Әтисе үләренә берничә көн кала аны чакырып кайтарды, баласы белән аерганы өчен гафу итүен сорады. Тик гомер узган, Зөбәйдә аңа үпкә сакламый иде. Зөбәйдәнең ире дә соңгы көннәрендә хатыннан гафу сорады. Ике ул янына, бер кыз баланы сыйдыра алмаганы өчен ул да үзен гаепле тоеп яшәгән.
Индира Сәйфуллина