Зәринәнең Ирекне гаиләсе белән очрашуы
Ничек итсә итте, түзде Зәринә, телефоннан хәбәр итмәде. Инде Ирек кайтырга санаулы гына көннәр калды. Кыз кибетләрдә йөреп вакыт уздырмакчы булды, зур сәүдә үзәгенә китте. Сәүдә үзәгенә кергәндә 5-6 яшьләрдәге матур кызчыкны җитәкләгән парны ерактан ук күреп алды ул. Менә без дә шулай йөрербез киләчәктә, дип уйлап куйды Зәринә. Һәм шул вакытта ул бу ир кешедә таныш чалымнар сизеп алды. Бу бит Ирек, аның Иреге! Аның гаиләсе бар?! Ничек инде? Ул бит Зәринәне генә ярата! Кызның күз аллары караңгыланып китте. Барып якындагы скамейкага утырды. Аны Ирек тә күреп калды. Әмма аның йөзендә бер нинди дә кыенсыну сыман хис күрмәде Зәринә, берни булмагандай кызга күз кысты да, гаиләсе белән сәүдә үзәгеннән чыгып та китте. Әле чыгып киткәндә хатынының да йөкле икәненә игътибар итте кыз. Зәринә шау-шулы, халык белән тулган зур кибеттә үзен бу дөньяда япа-ялгыз калган сыман хис итте. Әйбер кайгысы калмады, ул күз яшьләренә буылып, кайтыр юлга кузгалды. Юл буе башында мең сорау кайнады. Ничек шулай булдыра ала ул?! Нигә гаиләсе булгач, аны өметләндергән? Аңа хәзер нишләргә? Баланы табаргамы? Ул балага караган саен әтисенең никадәр намуссыз әдәм икәнен искә төшерерме? Кайтты да елады да елады Зәринә. Никләргә генә туды икән ул бу дөньяга? Нигә аны бәхет гел читләп уза икән? Балачагында ятим бала булып үсте, инде хәзер яратып-яратылып, бәхетле яшәр көннәре якынлашты дигәндә, янә сагыш учагына сала аны тормыш.
Елый-елый йоклап киткән Зәринә. Ишекне кемдер ачкыч белән ачканга уянып китте. Башта куркып китте, аннан исенә төште: ачкыч Иректә генә, димәк ул. Йөрәге ярсып-ярсып тибә башлады, әйтерсең лә берни булмаган. Ирек тә берни булмагандай елмаеп керде дә, кочакларга үрелә башлады. Зәринә аны читкә эткән булды. Әмма Ирекне күргәч, бөтен ачулары юкка чыкты, кочагына ташланасы килде, аңа сыенып, соңгы вакытта аның өстенә килеп төшкән борчу-мәшакатьләрдән арынып, кечкенә кызчык сыман иркәләнәсе килде. Ул инде Ирек башка килмәс дип курыккан иде дә. Беренче булып Ирек сүз башлады.
- Әйе, Зәринә, мин өйләнгән. Әмма мин сине яратам. Яратам, тик сиңа вәгъдә бирә алмыйм. Менә шулай ара-тирә күрешеп торырга риза булсаң, мин синең яныңа килеп йөрермен. Бу минем фатир. Зинһар, кире какма мине. Мин сине яратам, әмма хатынымны да ташлый алмыйм. Без өйләнешкәндә, миңа 18, аңа 17 яшь кенә иде. Ул авырга калгач, өйләнештек. Мин гаилә корырга әзер түгел идем әле, кызлар белән йөреп туймаган идем, әмма мин хатыныма сүз бирдем, сине ташламаячакмын, дидем. Җаваплылыктан качмыйм, үз балаларымнан баш тартмыйм. Тиздән безнең өченче балабыз туачак. Без өйләнешкәндә, безнең бер нәрсәбез дә юк иде. Ул шул вакытлардан бирле минем янымда. Әйе, хәзер минем үз бизнесым, акчам күп, әмма без моңа икәү ирештек. Хәзер акчам күп булгач, минем янда хатын-кызлар күп бөтерелә, ә хатыным бер тиенсез чагымда ук минем белән иде. Мин аны хөрмәт итәм. Яшьтән үк хатыным һәм балам өчен җаваплылык хисе тою шушы көнгә алып килгәндер мине. Ә менә синең белән булган шашкын хисләр минем белән булганы юк иде әле. Шуңа минем сине кемгәдер бирәсем килми.
- Син миңа сөяркәң булырга тәкъдим итәсеңме?!
- Шулайрак килеп чыга. Моннан күбрәген сиңа бирә алмыйм.
- Мин авырлы, Ирек...
- Минем балаларым бар инде, үзеңә кирәк икән, тап. Мин булдыралганча ярдәм итәрмен.
Ирек Зәринәне кабат кочакларга үрелде. Әле генә ишеткән сүзләр кызның акылына барып ирешмәгән иде әле, аңарда Иреккә карышырга көч юк иде. Ир аны назлый башлагач, кыз эреде, бу кочак бик сагындырган иде аны...
Ирек киткәч, озак уйлады Зәринә. Ул үзен ниндидер исерек хәлдә тоя иде. Болай да хәле бик әллә ни түгел, күңеле болгана, җитмәсә монда бөтен киләчәк тормышын хәл иткән сорауларга җавап табасы бар. Акылы уянып киткән вакытларда ул баланы табарга, ярдәмен кире какмаска, әмма сөяркәсе булмаска, дигән фикергә килә иде, аннары тагын үткән төн исенә төшә дә, бу назлардан башка яши алырмынмы мин, дип уйлый иде. Аның чын мәхәббәт дип хыялланып көткән, инде ниһаять тапкан кешесе аныкы да, аныкы түгел дә.