Күп нәрсәгә исем китми хәзер- Дөнья үзе шулай өйрәтте.
Дөнья үзе шулай өйрәтте.
Ялкыннарга салып яндырды да,
Кайнар күмерендә көйрәтте.
Күп нәрсәгә исем китми хәзер-
Дөнья үзе шулай өйрәтте.
Һәммәсе дә кирәк булды микән-
Күпме йөкне миңа сөйрәтте.
Күпме тарттым, шулай кирәктер, дип
Җилекләргә кадәр суырып.
Ялкыныннан алып, бозга атты -
Җаннарымны алды куырып...
Аңлаганда бик соң була икән-
Мөмкинлек юк кабат яшәргә.
Башкачарак итеп, дөнья көтеп,
Күк күкрәтеп кабат яшьнәргә...
Гүзәлия Исламова.