Акча әрәм итеп йөрмә дисең, Алып йөрмә дисең берни дә.
Алып йөрмә дисең берни дә.
Ничек инде буш кул белән кайтыйм,
Төн йокламый баккан әнигә.
Ничек инде буш кул белән кайтыйм,
Туган нигеземдә ут барда.
Ә ул һаман шалтыраткан саен:
"Акча әрәм итмә юк-барга".
Бу атнада кайтып йөрмә дисең,
Юллар тая дисең, бозлавык.
Ә мин беләм: кайтмый калган чакта
Синең йөрәгеңнең сызлавын.
Мин бит тоям, сизәм аны, әни,
Үзең бүлеп бирдең йөрәгең.
Шәһәр буйлап бүләк эзләп йөрим,
Әниемә тиңле бүләген.
БУЛАТ ИБРАҺИМ