Хакым бармы минем сөюгә?
Зәринә әбисе белән авылда үсте. Әнисе аңа ике яшь вакытта юл һәлакәтендә вафат булган. Әтисе исән-сау, әмма ул яңа гаиләсе белән ерак шәһәрдә яши. Ара-тирә акча, кирәк-ярак әйбер җибәрсә дә, Зәринә үзен барыбер әтисе өчен кирәкмәгән бала, артык кашык итеп тойды. Кечкенә чагында бер җәйдә кунакка барган иде ул әтисе янына. Әтисе көннәр буе эштә булды, үги әнинең караңгы чырае кызны монда көткән кеше юк икәнен аңлатты. Бүтән барып йөрмәде ул әтисе янына. Әтисе дә артык чакырмады. Ара-тирә хәлен белеп шалтыратып торды, шул җитте.
Зәринә үсеп буйга җитте. Аның да инде олылар әйтмешли "борынына ис керде", кич чыга башлады, егетләр дә озатты үзен. Әмма нигәдер берсе дә күңеленә хуш килмәде, аның хыялындагы егет әле очрамаган иде, авыл егетләре белән вакыт үтсен өчен генә очрашты. Аның насыйп яры кызны шәһәрдә көтәдер төсле иде. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлап шәһәргә укырга керәсе мизгелләрне зарыгып көтте Зәринә.
Олы яшьтәге әбисенең тәрбияләргә усаллыгы да җитмәдеме соң, кыз үзе дә әбисенең үгет-нәсихәтләрен искелек калдыгы итеп кенә кабул итә иде. Әбисе саф килеш кияүгә чыгарга кирәк дип сөйләгән вакытта, Зәринә "әйе, әйе", дип, баш кагып утыра иде, ә үзе эчтән генә "хәзерге вакытта кем шулай чыгадыр инде, заманасы башка бит" дип уйлый иде.
Чибәр кыз артыннан студент чагында да егетләр күп йөрде, әмма ул берсен дә якын җибәрмәде. Әллә кемне көтте күңеле. Аңа үзе чибәр, үзе үткер, үзе бай, үзе ягымлы егет кирәк иде. Андый егетләргә дә бала-чага кирәкми бит инде, җитдирәк кызлар кирәк, дип уйлый иде Зәринә. Шуңа күрә вакытны ашыктырмады. Башта пешекчегә укырга кергән иде кыз, авылдан киткәндә кая укырга керсә дә барыбер иде, әмма укып эшкә башлагач, бер дә бу эше ошамады. Шуннан соң ул парикмахерга укып алды. Монысы инде башкачарак иде. Чая, тик тормый торган кызга ошады бу эше. Әле кайвакыт бик текә ир-егетләр дә килә иде чәчтарашка. Ирек белән дә шунда таныштылар алар. Үткер, сүз артыннан кесәгә керми торган кыз ошады Иреккә. Баштарак бик игътибар бирмәсә дә, тора-бара кызга гашыйк булганын сизми дә калды. Зәринәнең телефон номерын алып, гел аңа язылып килә башлады Ирек. Кыз да Иреккә карата битараф түгел иде. Ниһаять, үземнең хыялымдагы принцымны очраттым ахры, дип уйлады ул. Ирек аның янына гөлләмәләр күтәреп килә башлады, кызны эштән соң озата барды, очрашуларга чакырды. Зәринә егеткә үлеп гашыйк булды. Менә бит ул аның хыялындагы ир-егет! Көчле, булдыклы, акчалы һәм дәртле! Ә үзе шундый чибәр, сөйкемле! Зәринәне Ирекнең үзеннән 10 яшькә өлкәнрәк булуы да борчымады. Соң, ир-егет кыздан өлкәнрәк булу әйбәт бит, дип уйлады ул. Ул инде тәҗрибәле, акчалы, җитди ир-ат. Шундый кеше белән тормышын бәйләргә хыялланды бит инде Зәринә. Очрашкан саен Ирек ныграк ошый иде аңа, ул тормышын аннан башка күз алдына да китерми иде инде. Кыз тулай торакта яши иде, Ирек аны фатирга күчерде.
Бер вакыт Зәринә гаилә кору турында сүз кузгаткач, Ирек аңа "әле түгел, әле бизнесымда мәшакатьләр, соңрак" дип аңлатты. Зәринә күнде, ярый, мин бит аның мине яратканын сизеп, күреп торам, безгә болай да рәхәт дип үзен юатты, шулай да кыз кешенең тизрәк кияүгә чыгасы килә иде.
Ә бер көнне Зәринә үзенең йөкле икәнен аңлады. Тест алып тикшерде, ул да йөклелекне дәлилләде. Гөнаһ шомлыгына, Ирек ул вакытта ике айга командировкага киткән иде. Телефоннан мондый хәбәр җиткерәсе килмәде Зәринәнең сөйгәненә. Ул үзен бәхетнең җиденче катында хис итә иде! Аның йөрәк астында чын мәхәббәттән яралган сабый ята. Менә аның Иреге кайтыр да, корсагы беленә башлаганчы алар өйләнешеп тә куярлар, әтиле-әниле сабый дөньяга туар. Алар иң бәхетле булачак! Ниһаять, Зәринәнең дә бәхетле көннәре якынлаша. Иреккә бу яңалыкны ничегрәк җиткерергә дип күп уйлады ул. Дәшми-нитми генә тест күрсәтергәме? Әллә берәр оригиналь ысул уйлап табаргамы? Ничек кабул итәр икән Ирек? Ул мөгаен бик шат булыр, Зәринәне күтәреп әйләндерер... Ох, ник нәкъ менә шушы вакытта белде соң ул бала көткәнен, ничек 2 ай буе түзмәк кирәк? Шундый зур яңалык белән иң беренче яраткан кешең