Киеп йөрмә, иске халатыңны Бик яратып, озак кисәң дә.
Бик яратып, озак кисәң дә.
"Кеше янга чыкмыйм, өйдә генә
Ярамаган тагын",-дисәң дә.
Көзге яннан үтмә шыпырт кына
Күз салырга куркып үзеңә.
Аяк-кулың эшли, күзең күрә
Бәхет кунсын нурлы йөзеңә!
Матур туфли киеп, урам буйлап
Горур басып атла, оялма,
"Килешми бит, сиңа",-дисәләр дә
Күңелеңә ,син, авыр алма!
Бер кечкенә генә уңышка да
Сөенергә өйрән от души.
Соклансыннар, көнләшсеннәр карап:
"Вәт, ичмасам, бу рәхәт яши"!
Дөньяларда яшәү-безнең өчен
Аллаһыдан булган зур бүләк.
Кадерен белеп яшик, үзебезчә,
Йөзгә чаклы типче, әй йөрәк!!!
Миләүшә