– Бәхетләренә киртә булма.
Туйларына каршы килә алмаса да, «кызым» сүзен әйтә алмады Роза. «Әни» сүзен дә кабул итәсе килмәде. Тавышын ишеткән саен ачуы чыгып, эшләгән эшеннән гаеп таба торганга әйләнде.
Улы кайтканда ачык йөз күрсәтмәде. Кунакка чакырсалар бармады. Үзгәрергә хәленнән килмәде. Эчендәге ярсуны баса алмыйча, очраган бер кешегә киленен сөйләү гадәте дә калкып чыкты. Шулай да балалар дөрес аңларга тырышты, авыл белән араны өзмәделәр.
Рәис белән Саниянең беренче балалары тугач, исем кушу мәҗлесен яңа алган фатирларында уздырдылар. Шул чакта кыз ягының түр башында утыруын ошатмыйча, Роза үпкәләп тавыш чыгарды. Улы аның сүзләрен уздырып җибәрергә тырышса да, баладан авыр котылып, әле рәтләп утырып та тора алмаган киленнең йөрәгенә ук булып кадалды. Ире белән мәҗлестән соң беренче тапкыр каты гына әрләштеләр. Шушы вакыйгадан соң Сания авылга кайтмас булды. Рәис айга бер булса да кайтып йөрергә тырышты. Әти-әни хакы, дәү әни, дәү әти тәрбиясе аша үтемле кергән шул аңа.
Нинди генә нахак сүзләр яудырмасын, Роза үзен гаепле санамады. Хатынының үз итмәве һәм кайтмавы өчен улын битәрләвен дәвам итте.
Рәисәнең кияүгә чыгар вакыты җиткәч, Роза андый хисләр кичермәде. Тик киленне күрә алмау дәрәҗәсе дә кимемәде.
Сания горурлыгын читкә куеп, каенсеңеленең туена кайтты. Шушы кайтуыннан аралар җайланып, аралашып китәрләр дигән өмете дә бар иде.
Рәисәгә дә чын күңелдән булышты. Оештыруга да, пешерү эшләренә дә өлешен кертте. Кунакларны сыйлау, каршы алу, озату кебек күңелле мәшәкатьләрнең дә үзәгендә булды. Бу көннәрдә Роза бәхетле иде. Кат-кат кияүне мактады.
– Йөзе үк балкып тора, безнең кеше. Кызымны бәхетле итәсенә шик юк, – дип кабатлаганда, Саниягә карап куярга да онытмады.
Вакытлыча гына кайтуын аңлаган килен сүз куертып тормады. Мәшәкатьләр тәмамлангач, тиз генә кайтмаячагын белә иде.
Уздырып җибәрә-җибәрә гаиләнең татулыгын сакларга тырышты ул. Биредәге дуслык ире белән мөнәсәбәтләр якынлыгына да йогынты ясаганын чамалый иде.
Рәис белән Саниянең икенче балалары туды. Рәисә дә кабат әни булачагын хәбәр итте. Хаталарны кабатламас өчен исем кушуны мәчеттә генә уздырдылар.
– Безне өенә кертмәс өчен мәчеткә җыйдылар. Улыбыз якын булса да, үзебез чит шул. Бер чынаяк чәен кызгангандыр, – дип төртмәле сүзен кодагыена булса да әйтеп кайтып китте Роза.
Чын каенана булып яшәде ул. Өлкәннәр вафат булгач, тагын да усалланды. Балалары үсә төшкәч, килен дә аларны әтиләре белән авылга җибәреп, үзе өйдә калуны кулайрак күрде. Роза белән Саниянең аралары өзелә барды. Бу вакытта ул Розага кирәкми дә иде. Ире янәшәсендә. Кызы атна саен янына кайтып йөри. Балаларын карашырга үзен дә алып китеп торалар. Оныкларын да калдырып китәләр. Кияү йортта улларын алмаштырды. Шәһәр малае булса да, Рәшит янында да кайнашты. Эшләргә дә кушылды. Радик авылны яратып кайтты. Шәһәр ыгы-зыгысыннан соң, аңа биредә рәхәт иде.
Гаилә башлыгы Рәшит кыскарак гомерле булып чыкты. Лаеклы ялга чыккач, ике генә ел яшәп калды ул. Яман шеш ирне бик тиз арада араларыннан алып китте. Санияне бөтенләй яклаучы калмады. Ашларга кайтуны бурычы дип санаган килен, каенана йортында озак юана алмады. Юкса, ике гаиләнең балалары да аралашып яши. Үзе дә рәхәтләнеп кайтып йөри алыр иде. Арага кертәселәре килмәве сизелеп торгач, артык кысылып йөрүнең кирәген күрмәде.
Рәисә өченче баласын тапкач, Төркиягә яшәргә китәргә теләүләрен хәбәр итте. Ялгыз калам дип көенәсе урында, Роза шатлыктан канатланып йөрде. Кызының гаиләсе белән җылы якка күченүен бар авылга горурланып сөйләде. Анда китү бар кешенең дә хәленнән килми дип уйлады ана.
– Кияү әйбәт. Акчалары булмаганнар авылга да кайта алмый, – дип, Рәиснең йөрәген яндырды.
Улы исә читтә яшәү турында уйлап та карамады. Аңа туган якта рәхәт иде. Ялга барганда да үзе яшәгән каланы, әнисен сагынып кайта.