Гөлзәминәнең Аязга мәхәббәте: туй һәм әнисенең авыруы
– Дөрес сөйлисез, апа. Һава торышының начары булмый аның. Бер тынар әле, – дип, матур итеп, саф татар телендә Әлфинурның сүзләрен җөпләп куйган иде Аяз. Әллә ни чибәр булмаса да, бер сөйкемле сөяге белән әсир итте ул Гөлзәминәне. Хыялында йөрткән озын буйлы, зәңгәр күзле, сары чәчле егетнең капма-каршысы булып чыкты Аяз: каратутлы, тәбәнәк буйлы, янып торган чем-кара күзле. Сул як битендәге җәрәхәтенә кадәр яратты Гөлзәминә. Әнисенең: “Биттәге җәрәхәт ир-атны бизи генә ул”, – дигән сүзләрен үзенчә хәер-фатыйха дип кабул итте. Тормыш корыр өчен яше дә җиткән иде инде. Энесе әнә, Ләйләгә өйләнеп, кыз үстерә.
Туйны тыйнак кына үткәреп җибәрде яшьләр. Туй бүләге итеп чит илгә юллама бүләк итте Булат. Мөмкинлеге барда нигә яраткан апасын сөендермәскә? Соңгы акчаларына чыгарылыш кичәсенә затлы кием алып кидергәнен мәңге онытасы юк Булатның.
***
11 нче сыйныфны тәмамлаганда, әниләре бик нык авырып китте аларның. Асма, диделәр. Мәктәптән дә китәргә туры килде. Яраткан укучыларыннан, хөрмәт иткән коллективтан аерылуны авыр кичерде Әлфинур. Ә иң күңеленә тигәне – Гөлзәминәсенә акчалата булыша алмавы иде. Пенсиягә чыгарга да берничә елы бар иде әле. Хөкүмәт билгеләгән икенче төркем инвалидларга түләнә торган акчага иркенләп яшәп булмаячагына Әлфинур гына түгел, Гөлзәминә дә бик тиз төшенде. Әнисеннән ярдәм көтеп булмаячагын да яхшы аңлады Гөлзәминә. Соңгы елы булса да, эшкә урнашырга мәҗбүр булды. Авырлыкларга түзәргә ияләшкән Гөлзәминәгә төнге эшкә җайлашуы да әллә ни авыр булмады. Көндез укуда булды, зачет-имтиханнарга әзерләнде, төнлә кичке ресторанда официант булып эшләде. Чыгарылыш бәйрәмнәре бер көнгәрәк туры килде Булат белән Гөлзәминәнең. Укытучыларына бүләк алып, кафеларга түләнгән акчаның калганына затлы костюм-чалбар алып кидерде Гөлзәминә энесенә. Ә үзе мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш кичәсендә кигән сыек яшел төстәге бәби итәкле күлмәген киеп китте. “Кызым, үзеңә дә берәр күлмәк аласың калган инде,” – диде Әлфинур, көзге каршында бөтерелгән кызына карап.
– Вакытым юк шул, әни, базар буйлап йөрергә. Монысы да бик матур. Группадашлар күрмәде бит әле минем бу күлмәкне, – дигән булды Гөлзәминә, үз сүзләренә үзе сөенгәндәй.
Апасының бөтерелүен башларын бора-бора күзәтеп басып торган Булат:
– И, апай, мондый бәби итәкле күлмәкләр модадан чыкты бит инде, – дип әйтеп куйды.
Гөлзәминә энесенә дә җавапны тиз тапты:
– И, наный, наный! Кем әйтте сиңа бу сүзләрне? Кемгә нәрсә килешә, менә шул була инде ул мода, – диде, энесен иңнәреннән кочып, битләреннән үбеп алды.
Ә чынлыкта бәби итәкле күлмәкләрне яшь кызлар күптән кимиләр иде инде. Гөлзәминәнең дә группадашлары белән кафега матур күлмәк киеп барасы килгән иде килүен. Тулай торак каршында урнашкан “Сквозняк” кибетеннән ялтыр-йолтыр килеп торган күлмәк тә карап йөргән иде үзе. Ул күлмәкне нәкъ тә менә Гөлзәминәнең үзенә атап теккәннәр диярсең: нәзек билләрен тагын да нечкәртеп, гәүдәсенә килешле итеп керде дә утырды. Түш тирәләренә тегелгән коңгырт ялтыравык ташлар аның коңгырт-кара күзләренә бик пар килгәннәр иде кебек. Әллә ни кыйммәт булмаса да, акчасы җитеп бетмәде шул Гөлзәминәнең. Бер бүлмәдә яшәүче Сарман кызыннан алып торырга бер уйлаган иде үзе, әнисенең: “Юк-бар әйбергә күзегез төшеп, кешегә бурычка керә күрмәгез!” – дигән сүзләрен искә төшереп, бу уеннан кире кайтты. “Аңа карап, укам коелмас, бәби итәкле күлмәк кигән, дип, кафедан куып чыгармаслар”, – дигән уйлар белән үз-үзен юатты.
Ул чакта бер мәл үзен гаепле кебек хис итеп тә йөргән иде Булат. Әнисе Әлфинур бер генә әйтте: “Ярар, улым, үзеңне гаеплегә санап йөрмә! Туганнар шуның өчен кирәк тә инде алар. Ярдәм кирәк чакта, ярдәм кулын сузар өчен. Син дә укып бетереп, эшли башларсың, Аллаһы боерса. Апаңа да синең ярдәм кирәк булган вакытлар булыр. Тормыш бит бу...”