Тормыш ул – зур сәхнә Кешене кимсетмә, хурлама, Гаебен, гайбәтен чәйнәмә.
Кешене кимсетмә, хурлама,
Гаебен, гайбәтен чәйнәмә.
Тормыш ул – гаҗәеп зур сәхнә.
Сәхнәләр, беләсең, әйләнә...
Масайма, борының чөермә,
Йорт биек, акча күп, бай диеп.
Тормыш ул уенга охшаган:
Байлык та кайчакта бер көнлек!
Мәңгегә килгәндәй кыланма,
Бик зурдан булса да өметең.
Һәркемгә насыйп ул: китүләр –
Күкләрнең әмере – соңгы көн...
Һәркемгә шул ук бер бусага,
Гомерләр бик төрле булса да.
Баймы ул, хәерче, ярлымы,
Чибәрме, яхшымы, яманмы.
Алдашма, адашма, таш атма,
Гаепсез җаннарга бәйләнеп.
Тормыш ул – сер тулы зур сәхнә,
Онытма, тора ул әйләнеп!
Әлфирә Низамова