Гөлзәминәнең тол калуы: туй сәяхәтеннән соңгы фаҗига
***
Сынап та карады соң язмыш Гөлзәминәне! Утлардан алып, суга салды, сагыштан басылган иңнәрен кара шәл белән бөркәндерде. Хәсрәт уты көйдереп торган йөрәгендә шатлык-куанычларга бөтенләй дә урын калмаган кебек иде.
Туй сәяхәтеннән кайтып килгәндә үк тол калды Гөлзәминә. Бер кочак хис-кичерешләр, шатлык-сөенечләр төяп кайтып килүче Гөлзәминәне Аязның самолетта йөрәк өянәгеннән вафат булуы чын-чынлап бәхетсез итте. Матур киләчәккә булган өметләрен, якты хыялларын чәлпәрәмә китерде. Кызының беркая чыкмый, көннәрен мендәр кочып, өзгәләнүен күрү Әлфинурга аеруча да авыр иде. Әллә Гөлзәминәсенә килгән кайгыны йөрәгенә якын алуы булды, әллә үкенечле күрәчәк – киявенең кырыгы көнне кинәт кенә җан бирде. Ике яктан битләрен куйган ике йөрәк парәсен назлап үпте дә, Булатына: “Апаңны ташлама, улым”, – дип кенә әйтә алды.
Ишелеп төшкән кайгы-хәсрәттән бураннарга кереп адашасы, дулкыннарга кереп югаласы килгән мизгелләре аз булмады Гөлзәминәнең тормышында. Шул чакларда туасы сабые хакына үзен кулга алып, сабыр булырга туры иде.
Зарыгып көтеп алган Зәринәсе генә йөрәк авырулы булып туды. Кызының тууы Гөлзәминәнең тормышына мәшәкать өстенә мәшәкатъ өстәде. “Нәселдән күчкән авыру”, – диде табиблар. Аязы үзеннән соң матур истәлекләр генә түгел, Зәринәсенә авыруын да калдырып киткән булып чыкты. Җиңелләрдән бирелмәде шул Гөлзәминәгә тормыш дәрьяларын кичү. Әнисенең сеңлесе – Әлфия апасына рәхмәт. Эш, дип район белән авыл арасын таптаганда кечкенә Зәринәне ул барлап торды. Рәхмәтнең иң зурысы энесе Булатка булды. Апасына җиңелрәк булсын, дип, акчадан өзмәде. Зәринәгә ясалган операцияләрнең чыгымнарын да Булат күтәрде.
Чираттагы операцияне Мәскәүдә ясарга кирәклеге турында хәбәр алгач, энесенә хастаханә буенча сөйләшергә, дип кенә шалтыраткан иде югыйсә. Киленнәре Ләйләнең: “Туйдым бу хәерче туганыңнан. Аның ул авыру баласы сиңа нәрсәгә?! Тапкан икән, үзе баксын. Күпме булышырга була?!” – дигән сүзләрен ишеткәч, өнсез калгандай булды Гөлзәминә.
Булатның: “Нәрсә сөйлисең син, Ләйлә? Ул бит минем бер карында яткан апам...” – дип сөйләнүен ишеткәч, телефонны өзеп куйды Гөлзәминә. Әллә кимсенү, әллә язмышка булган үпкәсе, күз яше булып, тышка бәреп чыкты.
Шул сөйләшүдән Булат белән Гөлзәминә арасыннан салкын җилләр узган кебек булды. Булат хатынының әйткән сүзләре өчен оялып, шактый вакыт Гөлзәминәгә сүз ката алмый йөрде. Тәвәкәллеген җыеп сөйләшергә – аңлашырга, дип шалтыратканда Гөлзәминә трубкаын алмады, язган хәбәрләренә дә җавап бирмәде, ярдәмне дә кабул итмәде. Гөлзәминә инде ул арада үзенчә нәтиҗә дә ясап куйган иде: “аларның үз тормышы, минем үз тормышым. Энемә авыр йөк булмаска! Бу тормышта бары тик үзеңә генә таянырга!”
“Суынгач, аңлагач, үзе элемтәгә чыгар әле”, – дип көткән Булатның да өметләре акланмады. Үпкәләде, йөрәге белән үпкәләде Гөлзәминә энесенә.
Мәскәүгә кызы белән хастаханәгә чираттагы операциягә килгәнен белгәч тә, очрашулар эзләде Булат, хастаханә юлларын да шактый таптады, ярдәм дә тәкъдим итте. Тик Гөлзәминә генә барысыннан баш тартып килде. Кырыс язмышына, төссез тормышына, гомумән, бар дөньясына булган үпкәсе энесенә дә кагылмыйча калмады. Операциягә түләргә, дип, соңгы байлыгы – тулай торактан алган бүлмәсен сатарга мәҗбүр булганы өчен дә Булатны гаепләде ул.
Авыру кызын алып туган нигезенә – әнисе йортына кайтып урнашудан гайре башка чарасы юк иде Гөлзәминәнең.
***