Гөлзәминәнең энесе белән килешүе: унбиш еллык үпкә
Еллар узу белән бишенче дистәсен ваклый башлаганда акылы белән башкачарак фикерләде Гөлзәминә. Йөрәккә ук булып кадалган сүзләрнең ярасы төзәлмәсә дә, авыртуы басыла төшкән иде инде. Язмышына язылган ачы сынаулар бар дөньясына ачу хисе булып укмашып, аңын томалап, болай да кылдан нечкә булган туганлык җепләрен тагы да нечкәртеп җибәрүен аңлау өчен унбиш елга якын вакыт кирәк булды Гөлзәминәгә. Зәринәсе унбиш яшькә җитеп килә әнә! Ә ул Булат абыйсын бары тик фотолардан гына күреп белә. Ләйлә әйткән сүз өчен энесенә үпкәләп яшәве өчен оят булып китте Гөлзәминәгә. Бүгенгесе белән үткәнен тоташтырып торучы күпернең януын күрү, апа белән энекәшне бәйләп торучы җепләрнең “менә өзеләм”, дип тартышып торуын сизү, әниләре Әлфинурның әманәтенә колак салмавын аңлау аеруча да авыр иде аңа. Күңелендә йөрткән үпкә-рәнҗешләрне бер читкә алып ташлап, телефоныннан кыска гына хәбәр җибәрде Гөлзәминә. “Бер күрешәсе иде, энем?...”
***
Район үзәгендә көндезләрен кеше аз йөри торган паркта күрешергә сүз куештылар алар. Сирәк-мирәк узып киткәннәрне күз карашы белән озатып, ромашкалар кочаклап басып торган Булатны ерактан ук таныды Гөлзәминә. Аның гомер буе ромашка чәчкәләренә гыйшык тотып яшәгәнен энесе белән әнисе генә белә иде. Кыска гомерле Аязы да белми калды Гөлзәминәнең ромашкаларга булган яшерен мәхәббәтен.
Кечкенәдән җәйге кызуда температурасы күтәрелеп, авырып ала иде Гөлзәминә. Ә Булат, апасы торганчы дип, көн саен ромашкалар җыеп кайта да, апасы яткан диван янәшәсенә урындык куеп, чәчкәләрне вазага утыртып, апасының аяк очына кунаклый да, аның уянганын сагалый. Гөлзәминә озаграк авырып ятса, “Апай терелә – терелми, терелә-терелми”, – дип такмаклап, ромашка таҗларын өзә.
Ромашка белән бәйле хатирәләрен хәтерендә яңарта-яңарта, әкрен генә энесенә таба атлады Гөлзәминә. Күз яшьләрен сөртеп, эченнән генә күпме еллар җыелып килгән сүзләрен барлады үзе, арттан гына туганын күзәтте. Мәтәлчек атып уйнап үскән шаян малай да, үсмер егет тә түгел инде хәзер Булат. Дүртенче дистәсен түгәрәкләп килүче, киң җилкәле әзмәвердәй ир-ат. Еллар чәчләрен дә көмеш төсләр белән шактый бизәргә өлгергән.
– Минем яраткан чәчәкләремне онытмагансың, – диде Гөлзәминә, килеп җитәргә ике адым калгач.
– Теләсәм дә оныта алмас идем. Синең бу мәхәббәт олы кызым Алисәдә дәвам итә. Ул да синең кебек ромашкаларга гашыйк. Ел әйләнәсе шул сары күзле чәчкәләр бизи безнең өйне. Балачак еллар хатирәсе бит ул, апай, – дип сөйләнде Булат, яшьтән мөлдерәгән күзләре белән Гөлзәминәне баштанаяк күзләп.
Ромашкалардан башланган әңгәмә тиз генә бәйләнеп китә алмады. Ике арада яткан шул ике адым ике җанга якынаерга һич ирек бирмәде. Чәчәк гөлләмәсе дә бер кочактан икенче кочакка шул ике адым ераклыгы аша гына күчте. Гөлзәминәнең “Рәхмәт”е дә ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты кебек. Һич көтмәгәндә чыккан җил ике арада тузаннар уйнатты. Гөлзәминәнең күңеле дә бүгенге һава торышы белән аваздаш иде кебек. Күңеленә өмет чаткылары өстәп, саран гына кояш та елмаеп алган шикелле, берән-сәрән җиргә төшкән тамчылар кебек күз яшьләре дә тамарга чамалый сыман. Тузаннар туздырып исеп куйган салкынча җил кебек күңелендә дә давыллар кубып, дулкынланырга мәҗбүр итә.